Айрат Гайфуллин: “Беренче техникамны 17 яшемдә ясадым”
Һәр төбәк үзенең уңган-булган, тырыш кешеләре белән дан тота.
Безнең Апаста да шундый алтын куллы, сәләтле кешеләр күп. Апаста яшәүче Айрат Гайфуллин да чын талант иясе. Ул оста төзүче дә, менә дигән механик та. Бирешмәүче, нык, тупас тимерләрне дә буйсындырырга сәләтле ул. Бик күп техникалар ясый. Аларның инде исәбе, саны да юк.
Ландыш Гайнуллина.
Айрат абый тумышы белән Татар Пүчинкәсе авылыннан. Һөнәре буенча ул төзүче, тракторчы, өлкән механик булып та эшли. Аңа “тимер җене” кагылган дисәң, һич кенә дә арттыру булмас. Ул техниканы биш бармагы кебек белә. Айрат абый тимер-томырга яңа сулыш, җан өрә. Хуҗалыкта куллану өчен үз куллары белән тракторлар ясый ул.
-Бүгенге көндә үзмәшгуль булып теркәлеп, төзелеш эше белән шөгыльләнәм. Гомерем буе техника белән кызыксындым. Яшьтән үк тимер-томыр белән “җенләндем”. Беренче өч көпчәкле тарантасымны 10нчы класста укыганда, 17 яшемдә ясадым. Бүгенге техникаларым белән аны чагыштырып та булмый. Әмма шул вакытта кичергән хисләр әле дә истә, - ди ул үзе.
Сукалау, җир эшкәртү җайланмаларын да булдырган Айрат абый. Типсә тимер өзәрдәй ир-ат бирешмәүче, тупас, нык тимерләрне дә үзенә буйсындыра. Үз куллары белән башкарган хезмәтләре хуҗалык эшләрендә төп ярдәмчеләре булып тора.
-Кечкенә тракторларга халыкта ихтыяҗ зур. Киң, зур тракторлар ишек алларына, бакчаларга керә алмаска мөмкин. Күп кеше шундый техника булдырырга теләп, миңа мөрәҗәгать итә. Хәлемнән килгәнчә, һәркемгә ярдәм итәргә тырышам. Шул таркторларым белән көз көне сукалыйм, яз көне культивациялим, - ди райондашым.
Айрат абый белеме буенча гына түгел, күңеле белән дә механик ул. Шуңа да кулы бу эшкә ятып тора. Үз машинасын да үзе ремонтлый, кешенекен дә җайлап җибәрергә өлгерә. Мотор, коробка җыю эшләре аның өчен берни түгел.
-Вакытым булса, көнем шушы остаханәмдә уза. Бар дөньямны онытып эшлим. Үз гомеремдә җыйган, яңарткан тракторларның исәбе дә юк инде. Әлеге сәләт әтиемнән күчкәндер дип уйлыйм. Сугыш елларында үзе хезмәт иткән полкта техника төзеклеге өчен җавап биргән ул, - дип сөйли райондашым.
Айрат абыйның тагын бер яраткан шөгыле бар. Көннәр буе су өстеннән күзен дә алмый утыра алган үҗәт, һәвәскәр балыкчыларның берсе ул. Чатнама суыклар да, кызу челлә дә Айрат абыйга киртә түгел. Шулай да кышын вакытым да күбрәк, бөҗәкләр дә аптыратмый дип аңлата.
-Үземне белгәннән бирле кармак белән йөрим. Ул вакытта иптәш малае белән кәтүк җебенә дәфтәр каптырмасыннан кармак ясап, бәйләп куя идек тә, шуның белән балык тота идек, - ди ул балачагын искә алып.
Балыкны Айрат абый Зөя, Иделдә тота, Кама Тамагына йөри. Балыкны тотканда кул астында бөтенесе булырга тиеш, чуалчаны да, кукурузы да, борчагы да, арпасы да, төрлесен куеп карарга була, ди. Берни эләкмәсә дә исе китми аның. Чөнки, беренче чиратта, балык тоту аңа күңел тынычлыгы, җан рәхәтлеге бирә.
-Балык тоту кызык та, күңелле дә. Уйларыңа, хыялларыңа бирелеп утырганда вакытның узганы да сизелми. Балыкның зурлыгы мөһим түгел миңа. Аны ашарга тотам дип бик ашкынып утырсаң, балык берничек тә эләкми, - ди оста балыкчы.
Айрат абый быел сентябрь аенда Чебоксарда узган бәйгегә чакыру алган. Анда үзе ясаган трактор белән күргәзмәдә катнашкан. Аның хезмәт җимеше “Трактор техникасы” номинациясендә 2нче урынга лаек дип табылган . Әлеге бәйгедән ул Диплом һәм акчалата бүләк белән кайтты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев