“Аллаһы Тәгалә тагын бер гомер бирсә, кабаттан мәдәният юлын сайлар идем”
Кече Болгаер авылы кызы, Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшинага “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге дәрәҗәле бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Район күләмендә узган бер КВН киләчәктә гарәп теле укытучысы булам дип хыялланган Земфираның уйларын тамырдан үзгәртә. Биредәге жюри әгъзаларыннан җылы сүзләр дә ишеткәч: “Мин артист булам!” – дип, канатланып кайтып керә ул өенә.
-Ярар, ярар, яхшы булыр, сине бик яратып карарбыз, сөенеп торырбыз, - диделәр. Каршы килмәүләре өчен мин әти белән әнигә бик рәхмәтле, - ди ул.
Мәктәпне тәмамлауга театр училищесына документлар тапшыра. 82 кеше арасыннан 12 кешене сайлап алалар. Алар арасында районның иң читендә урнашкан гади авыл кызы Земфира да була. Илдар Хәйруллин, Тәслимә Фәйзуллина, Габдерәүф Нуриевлар кул астында, бик яратып, тырышып һөнәр үзләштерә ул. Остазлары да аның сәләтен, өметле киләчәген күреп, үсендереп торалар. Уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган, аннан югары белем алырга да өлгергән Земфира сәләтен мактаулы, дәрәҗәле исемнәр белән дә исбатлады.
-Аллаһы Тәгалә тагын бер гомер бирсә, кабаттан мәдәният юлын сайлар идем. Еллар узгач та театр училищесы яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм. Олы сәхнәдә уйнау теләгем күңелнең бер яшерен почмагында яшәсә дә, мин сәхнә белән яшим, сәнгать белән сулыйм, - ди ул.
2003 елда Земфира кулына диплом алып районга кайта. Язмышын авылдашы Айдар Мөхәммәтшин белән бәйләп, район мәдәният йортына эшкә урнаша.
-Иң элек мәдәният йортына хуҗалык эшләре җитәкчесе булып килдем. Аннан методист, инструктор да булдым. 4 ел районның үзәкләштерелгән клублар системасын җитәкләдем. Нәкъ тә менә иҗат итәсе, халык белән эшлисе килү теләге мине бу вазифадан баш тартырга мәҗбүр итте. Миңа җитәкчелек итүгә караганда иҗат якынрак икәнен аңладым, - дип сөйли ул.
Тынгысыз күңелле, иҗади, максатчан мәдәният хезмәткәренең хезмәтләре халык күз алдында. Җиң сызганып эшли, бирелеп китеп уйный, оештыру сәләте дә ташып тора. Ул сигез елдан бирле Апас халык театры режиссеры һәм 10 елдан артык “Садә” фольклор ансамблен дә җитәкли. Ансамбль ирешкән уңышлары нәтиҗәсендә халык ансамбле исемен алуга да иреште.
-Эшләгәнемне һәрчак күрделәр, бәяләделәр. Җитәкчеләребезгә, гаиләмә, хезмәттәшләремә рәхмәт. “Садә” кызларым мине бик яратып, гел үсендереп торалар. Айдарым миңа беркайчан каршы килмичә гел ярдәм итеп яши. Уңышларны икебезнең дә уңышы дип саныйм. Хезмәттәшләрем белән кулга-кул тотынып эшлибез. Бигрәк тә Гөлнара Галиәкбәрованың теләктәшлеген тоям. Айрат Айтуганов, Рамилә Вавилова, Ранис Сәйфетдинов барлык спектакльләрдә катнашалар. Зур күләмле бәйрәмнәргә сценарийлар язып, сәхнәгә куйганда алар төп ярдәмчеләрем, - ди Земфира.
Бәйге, фестивальләрдә дә бик теләп катнаша ул. Ерак шәһәрләргә, төбәкләргә барырга да иренеп тормыйлар. “Идел йорт” төбәкара фестивалендә катнашып, Зөлфәт Хәкимнең “Шайтан куентыгы” спектаклендә Фәнзилә роле өчен “Иң яхшы хатын-кыз роле” исеменә лаек була. Режиссер буларак күп рольләр уйный алмаса да, ул куйган спектакльләр аерылып тора, төрле дәрәҗәләргә ирешә. Район башлыгы тарафыннан коллективлар арасында игълан ителгән бәйгедә дә, Земфира режиссерлыгында сәхнәләштерелгән әсәрләр урыннар яулый.
Земфира эшендә тырыш хезмәткәр булса, гаиләсендә кайгыртучан әни, уңган тормыш иптәше. Ике улы да уңышлары белән сөендереп тора. Җыр-моңга гашыйк, сәнгатькә гашыйк, туган җанлы гаиләнең әнә шундый тырыш һәм бәхетле баласы ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев