Әлмәндәр берләшмәсенең Күккүз бүлекчәсендә дә җаваплы чорның һәр көнен файдалы уздырырга тырышалар
Биредә урып-җыю эшләре оешкан төстә бара.
(9 август, Апастово-информ”).
Басуда 7 комбайн эшли. Уңыш бер гектардан уртача 35 центнерга якын чыга. Күккүз” бүлекчәсендә быел 1000 гектар мәйданда көзге бодай, 800 гектарда язгы бодай, 750 гектар мәйданда арпа, 340 гектарда шикәр чөгендере җыеп алу бурычы тора.
- Яңгырлар яуса да, эштән озак вакытка туктап торган юк. Чөнки яңгырлар күп очракта урыны-урыны белән яугалап уза. Бер үк кырның бер өлешендә сибәләсә, икенчесендә яумыйча да калырга мөмкин. Шулай әкрен генә эшлибез, зарланмыйбыз. 128 гектар мәйданны тәшкил иткән арпа уңышын җыеп алганнан соң, 100 гектарлы бодай кырына күчәбез. Биредә җыеп алынган уңышны чәчүлеккә салачакбыз. Узган ел 1000 гектарда көзге бодай чәчеп калдырган идек. 600 гектарын җыеп алдык инде. 400 гектарын җыеп аласы кала. Шулай ук 600 гектар мәйданда арпа басуыбыз бар. 400 гектарын җыеп алуга ирештек, - дип нәтиҗәләре белән уртаклашты Күккүз бүлекчәсе идарәчесе Альберт Насретдинов.
Биредә бөртеклеләрнең уңышны суктыру белән беррәттән саламын да җыеп баралар. Саламны төркәүләү эше төнлә оештырыла. Чөнки төнлә чык төшеп, дымлы һава торышы урнашканлыктан салам җиңел төрелә. Бүгенге көндә 100 төргәк салам ферма янәшәсенә ташып куелган.
- 500 баш тана үстерәбез. Аларны кышлату өчен кимендә 1000 төргәк печән һәм 1000 төргәк салам кирәк. Печәнне җитәрлек күләмдә тупладык. Салам да җыела. Тракторчыларбыз бер төн эчендә 150 ләп төргәк салам пресслап куйдылар, - ди идарәче.
“Эше барның ашы бар”,- ди халык. Кырда хезмәт куючы игенчеләрне кайнар азык тәэмин итәләр. Пешекче ярдәмчесе Гөлназ Садриева кырга килеп, тәмле ашлар белән сыйлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев