“Апас” якташлык җәмгыяте - җиңүче
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясендә «Республиканың иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика конкурсына нәтиҗә ясалды.
(4 сентябрь, "Апастово-информ").
Җиңүчеләрне билгеләгәндә якташлык җәмгыятьләренең эшчәнлеге, иганәчелек эшләре, төрле социаль-мәдәни, спорт һәм җәмәгать чараларында, республика, россиякүләм һәм халыкара чараларда катнашулары, интернет киңлекләрендә сайтлары булу һәм аны ничек алып бару һәм башка күрсәткечләр искә алынган. Нәтиҗәләр буенча “Апас” якташлык җәмгыяте беренче урынга лаек булды.
-"Иң яхшы якташлык" республика бәйгесендә “Апас” якташлар җәмгыяте 1нче урынга лаек булды. Алга таба да бердәм булып, бергә-бергә "Без - Апастан!" дип горурланып яшәргә, эшләргә язсын! – дип хәбәр иттеләр якташларыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев