Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләрең синең, Апасым!

Апас мәктәбе укучысы Зилә Садыйкова - «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчесе

8 Б сыйныфы укучысы Зилә Садыйкова 777 финалист арасыннан лаеклы 3нче урынны яулап, җитәкчесе Ганиева Рәзинә Салихҗан кызы белән бүләкләү тантанасында катнашкан.

(16 февраль, “Апастово-информ”).



«Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә бер ай эчендә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән, Татарстан Республикасының һәр районыннан һәм чит илләрдән 40 меңнән артык гариза кабул ителгән. Бәйгенең географиясе елдан ел киңәя бара. Быел ул Әзәрбәйҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркияне дә колачлаган.
Бәйге 8 номинациядә үткән. Икенче этап нәтиҗәләре буенча финалга 777 катнашучы узып, шулар арасыннан 102 финалист бүләкләү өчен сайлап алынган.
«Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балалар белән эшне камилләштерү максатында, 2024 елның 15 февралендә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үтте. Гала-концертта җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев