Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин Россия Президенты сайлауларында катнашты

Район башлыгы тавыш бирергә тормыш иптәше Гөлназ һәм балалары белән килде.

(17 март, “Апастово-информ”).



Алар район мәдәният йортында урнашкан 879нчы сайлау участогында тавыш бирде.
Җиһаншиннар гаиләсенә “Бөтен гаилә белән сайлауларга” дип язылган махсус беләзекләр тапшырдылар.
“2024 ел Илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә - ул илебезнең нигезе. Районыбызда 15 марттан 17 мартка кадәр Россия Президентын сайлаулар бара. Бу көннәрдә без киләчәгебезне сайлыйбыз. Илебез башлыгын сайлап без теге яки бу программаның тормышка ашырылачагын беләбез. Илебездә башкарылган эшләр барысы да гаилә өчен, халык өчен. Гаиләбез белән бергә сайлауга килеп киләчәгебезнең тагын да үсешенә басым ясадык”, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев