Апас районыннан Сергий атакай «Россия» каналы кунагы булды
Биеш авылында яшәүче Сергий атакай Грязнов Мәскәүдә «Россия» каналында “Песни от всей души” тапшыруында катнашты.
(23 декабрь, «Апастово-информ”).
Сергий атакай биредә музыкага сәләтен күрсәтеп, моңлы җырларын бүләк итте, үзенең авылдагы тормышы һәм хезмәте хакында сөйләп үтте.
Сергий атакай һәм аның гаиләсе тирә-юньдәгеләргә җылылык өләшүе, кайгыртучанлыгы, мәрхәмәтле йөрәкле булулары белән һәркемгә үрнәк булып торалар. Аның әнисе Любовь Зотеева 11 балага күңел җылысын биреп тәрбия бирә.
Сергий атакай катнашуындагы тапшыруны карый алмаучылар аны онлайн аша 22нче декабрь чыгышыннан карарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев