Апас туган якны өйрәнү музеенда Муса Җәлилне искә алдылар
Апас туган якны өйрәнү музеенда герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан кичә узды.
(16 февраль, “Апастово-информ”).
Биредә Апас урта мәктәбенең 8В классы һәм 10Б классы укучылары “Пушкин картасы” проекты кысаларында Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган чарада катнаштылар.
Кичәдә балалар бөек шагыйрь турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Районыбызның хөрмәтле ветераны Тимеркәева Даимә апа укучыларга шагыйрь белән бәйле төрле истәлек-вакыйгаларны сөйләде.
Даимә апа олы яшьтә булуына карамастан, Муса Җәлилнең "Ышанма" шигырен яттан сөйләп сокландырды.
Чараның башында бөек җырчы Илһам Шакировның туган көне һәм әфганчылар көне турында да мәгълүматлар яңгырады. Махсус хәрби операциядә Ил иминлеге өчен көрәшүче егетләр батырлыгы да үрнәк итеп куелды.
Музейда Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә дә эшли. Укучылар төрле фотолар һәм китаплар белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев