“Апас хәбәрләре” телекомпаниясе – җиңүче
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2023 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында һәм «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» журналистлык эшләре конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.
(21 август, “Апастово-информ”).
Җиңүчеләр арасында “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе коллективы да бар.
“Апас хәбәрләре” телекомпаниясенең шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллина йомгаклау тантанасында катнашты һәм Дипломга, бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев