“Апас хәбәрләре” телекомпаниясе шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллинаның хезмәте югары бәяләнде
Хезмәттәшебез Гөлнара Сөнгатуллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды.
(21 февраль, “Апастово-информ”).
Озак еллык нәтиҗәле хезмәте, массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә башкарган саллы хезмәте өчен әлеге бүләкне Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин тапшырды.
Гөлнара бар булмышын иҗатка, телевидение эшенә багышлый. “Апас хәбәрләре” телекомпаниясен оештыру, аның эшен җайга салуга да зур өлеш кертте. Хәзер дә коллективны бер йодрыкка туплап, аны үстерергә һәм тапшыруларны заманча һәм кызыклы итәргә омтыла. Үзе дә районның төрле кызыклы кешеләре, мөһим вакыйлар турында бик теләп мәгълүмат җиткерә. Сәяси вакыйгаларның үзәгендә кайнап, җәмәгать эшләрендә актив катнашып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев