Апаска солдат егет кайтты
Апас егете Рөстәм Латыйпов үзенең егетлек бурычын да намус белән үтәде.
(31 октябрь, “Апастово-информ”).
Бу көннәрдә Апаста яшәүче Радик һәм Гөлнара Латыйповлар гаиләсе дә сөенечле мизгелләр кичерде. Аларның уллары Рөстәм Латыйпов үзенең егетлек бурычын үтәп, гаиләсенә кайтты. Бер ел элек электр элемтәсе техникумын уңышлы тәмамлап, элемтәче һөнәрен үзләштергән егет хәрби хезмәттә дә сынатмаган.
“Бер ел үтте дә китте. Яңа дуслар таптым. Армияне юкка гына тормыш мәктәбе дип әйтмиләр икән”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев