Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Апасның көмеш волонтерлары эшли дә, ял да итә белә

“Тормышны бәялибез” волонтерлык хәрәкәтенең Апас бүлекчәсе көмеш волонтерлары Яңа елны да бергә һәм бердәм булып каршы алды.

(6 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Алар бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызын да чакырып, вакытларын күңелле уздырдылар. Бер-берсенә җылы теләкләр әйтеп, хезмәт нәтиҗәләрен дә барладылар.

Барыбыз да белгәнчә, әлеге апа-абыйларны тынгысыз, олы йөрәк берләштерә. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга носилкалар, сумкалар, эчке киемнәр тегә һәм тагын күп кенә изге эшләр башкара.

“Сезгә иксез-чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Сез районда бердәмлек үрнәге булып торасыз. Көн саен йорт эшләрегезне, көндәлек мәшәкатьләрегезне калдырып, ярдәм итәргә ашыгасыз. Сәламәт булыгыз. Саваплы эшләрегез меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын иде”, - дип теләкләрен ирештерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова өлкәннәрне тәбрикләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев