Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста якташыбыз, бөек композитор, җырчы Сара Садыйкованы искә алдылар

Сара Садыйкованың бюстена чәчәкләр салынды, сөекле композиторыбыз турында истәлекләр яңгырады.

(1 ноябрь, “Апастово-информ”).

  Апасның үзәк урамында урнашкан бөек композитор, җырчы Сара Садыйкова бюсты янына Апас туган якын өйрәнү музее хезмәткәрләре, Сара Садыйкова исемендәге сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары җыелды. Алар Сара Садыйкова турында истәлекләр яңгыраттылар һәм бюстена чәчәкләр салдылар.
  Сара апа Садыйкова татар музыка, театр һәм профессиональ вокал башкару сәнгате үсешенә гаять зур өлеш керткән шәхес. Апаслылар күңелендә дә ул моңлы сандугач сыман яши. Композиторның туган авылы Тутайда аның музеей эшләп килә. Апасның сәнгать мәктәбе дә аның горур исемен йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев