Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста яшәүче Гомәровлар династиясенең гомуми укытучылык стажы – 220 ел

“Укытучы – һөнәр генә түгел, ул – язмыш”, - дияргә ярата Апастан Гомәровлар.

(9 октябрь, “Апастово-информ”).



Гомәровлар династиясенең гомуми укытучылык стажы – 220 ел.

Укытучылык эшен Габделһади Гомәров башлап җибәрә. Ул белем бирү оешмаларында озак еллар директор булып эшли. 1942 елда Кызыл Тау мәктәбе директоры вазифасыннан сугышка китә.

Гөлсинә Гомәрова озак еллар районның “Кояшкай” балалар бакчасын җитәкли, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.

Гөлсинә апа һәм Азат абый Гомәровларның өч баласы да мәгариф өлкәсендә саллы өлеш керткән шәхесләр. Гөлшат Әхмәтсафина, Дилбәр Галиәкбәрова, аның тормыш иптәше Рифат Галиәкбәров районда яхшы таныш. Уллары Марат Гомәров – Апас урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы, тормыш иптәше Рания Гомәрова Апас урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Аларның юлларын кызлары Аделия дәвам итәчәк. Ул – булачак укытучы. Бүгенге көндә магистратурада укый.

“Укытучылык стажын дәү әтиебез башлап җибәргән. Бүгенге көндә дә яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшен дәвам итүчеләребез бар. Аллага шөкер, әниебез исән-сау. Без – 3 баласы аның юлын дәвам итүчеләр”, - ди Гөлшат апа Әхмәтсафина.

Гомәровлар бәйрәмгә бер төркем булып килде һәм күпләрдә соклану хисе уятты.

“Үземә белем биргән Апас урта мәктәбендә 30 елга якын эшлим. Тормыш иптәшем Рания дә 25 ел яшь буын янәшәсендә. Әлбәттә, һөнәребез җиңел түгел. Эшебезне, балаларны яратып хезмәт итәбез. Кызыбыз Аделия дә безнең һөнәрне дәвам итәчәк”, - ди Марат Гомәров.

Дилбәр апа Галиәкбәрова да хезмәт елларын сагынып искә ала. Хезмәттәшләре белән якын итеп сөйләшә, яшьләргә исә ул тәҗрибәле киңәшче.

“Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Ә укытучыга 70 кенә һөнәр аздыр. Шуңа күрә, әти белән әни безне кечкенәдән өчебезне дә музыка мәктәбенә бирделәр. Укытучы кеше ул җырлый да, бии дә, сөйли дә белергә, рәссам да булырга тиеш. Без әти-әнигә бик рәхмәтле”, - ди Дилбәр апа Галиәкбәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев