Апаста яшәүче Рәмзия апа Корягина: “Өлгергән алмаларның берсен дә әрәм итмим”
Уңган хуҗабикә, бакчачы ханым алмадан бик тәмле какы ясый.
(24 август, “Апастово-информ”).
Апаста яшәүче Рәмзия апа Корягина уңган хуҗабикә, тәҗрибәле, бакчачы, ел саен матур чәчәкләр үстереп, тирә-юньне гүзәллекә күмә. Аның шөгыльләре бихисап. Бакчасында җиләк-җимеш, яшелчәләр ел саен мул уңышы белән сөендерә.
“Алмагачларым быел аеруча мул уңыш бирә. Алмалардан күпчелек какы ясыйм. Әнием дә ярдәм итә. Турап пешерәбез дә, дуршлаг аркылы чыгарып, юка гына итеп җәеп, кояшта киптерәбез. Чәй эчәргә бик тәмле инде”, - ди ул.
Рәмзия апа алмадан какы ясау рецепты белән дә уртаклашты:
“Какы өчен иң яхшысы яңа гына пешкән яки бераз пешеп бетмәгәнрәк алма кирәк. Алманы алып эчен чистартам. Тышын салдырмаска да мөмкин (алай хәтта тәмлерәк тә була әле). Калын төпле кәстрүлгә бушатам һәм төбенә әз генә (ярты стакан) су салып әкрен утта пешерәм. Алманың сортына карап якынча 1-2 сәгать кирәк булырга мөмкин. Алма йомшаргач, дуршлаг аша чыгарам. Пюрены болгатып, артык дымы парга очсын өчен, тагын бераз әкрен утта тотып алам. Әледән-әле болгатырга онытмыйм. Соңыннан такта алам. Өстенә көнбагыш мае сөртәм һәм алманы тигез итеп, 7-8 мм дан да калын итмичә җәям. Кибеп, кулга ябышмый башлаганчыга кадәр кояшта киптерәм. Хәзер киптерү өчен махсус җиһазлар да бар бит”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев