Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста ифтар ашлары дәвам итә

Иске Әнәле мәчетендә якташыбыз, “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Наил Фарук улы Гобәйдуллин ифтар ашы уздырды.

(9 апрель, “Апастово-информ”).



Наил Гобәйдуллин туган авылы белән тыгыз элемтәдә яши. Төрле иганәчелек чараларында да катнаша. Бу юлы, һәр елдагыча, авылдашлары белән мәчеттә күреште.
Ураза тотучылар мул табыннар артында авыз ачып, сыйланып, догалар, вәгазьләр тыңлап кайтты.
Ифтар ашына күлүчеләргә мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев район башлыгының котлауларын тапшырды һәм җирлек яңалыклары белән таныштырып үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев