Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестиваленең Гала-концерты узды

Районкүләм сайлап алу турларында катнашып, иң-иңнәр булып танылган яшь йолдызчыклар кабат сәхнәдә балкыды.

(14 март, “Апастово-информ”).



Балаларның сәләтләрен ачу, аны үстерүдә “Йолдызлык” фестивале зур этәргеч бирә. Әлеге чара елдан-ел киң колач ала, популярлаша, үзенең иң матур, үзенчәлекле проектларның берсе булуы белән аерылып тора. Балалар елдан-ел осталыкларын арттыра баралар, сәхнәгә тәүге мәртәбә аяк атлаган яңа, яшь йолдызчыклар да кабына. Чыннан да, әлеге фестивальнең Гала-концертында катнашкан балаларның һәрберсенә сокланып туймаслык. Матур итеп бииләр дә, өздереп җырлыйлар да, оста итеп сөйли дә беләләр алар. Сәхнәгә чыккан һәр баланың күзләре, йөзләре шатлыктан, горурлык хисләреннән балкып торды.
Яшь йолдызчыкларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, районның баш табибы Алевтина Керимова тәбрик итеп, чыгышларына зур бәя бирделәр, фестивальгә зур әзерлек белән килүләрен билгеләп үттеләр. Гала-концертта чыгыш ясаучы һәр балага Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырдылар, җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Йолдызлык фестиваленең район турында барлыгы 300гә якын бала катнашты. Шулар арасыннан 150дән артыгы Гала-концертта кабат чыгыш ясады. Фестиваль быел Гаилә елына багышланды. Чыгышларда гаилә кыйммәтләре дә чагылыш тапты.
1 урынны алучы яшь йолдызчыклар 23 мартта район данын якларга Буа районына зона фестиваленә барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев