Апаста өлкәннәргә хөрмәт зурдан
Янгелде авылында гомер итүче Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Аверьянов 88 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте.
(8 гыйнвар, "Апастово-информ")
Күпләргә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте белән таныш Ил агасын Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Василий Аверьянов хөрмәтенә район үзәгендә һәйкәл дә куелган. Үзе исән чакта ук хезмәт батырына әнә шундый зур хөрмәт күрсәтелә. Бу юлы да котлаучы һәм хөрмәт күрсәтүчеләр күп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев