Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Апастан Гомәровлар гаиләләре белән тавыш бирде

Апастан Гомәровлар сайлауга гаиләләре белән килде һәм үз тавышларын бирде.

(16 март, “Апастово-информ”).



Шунысы да истәлекле – аларның кызлары Азалия быел тәүге тапкыр сайлады. Ул әти-әнисе, дуслары янәшәсендә булачак Президент өчен тавыш бирде.
Гаиләгә сайлаучы браслеты тапшырылды. Азалия беренче тапкыр сайлаучы буларак та бүләккә ия булды.
“Үземә белем биргән Апас урта мәктәбендә 30 елга якын эшлим. Тормыш иптәшем Рания дә 25 ел яшь буын янәшәсендә. Әлбәттә, һөнәребез җиңел түгел. Эшебезне, балаларны яратып хезмәт итәбез. Кызыбыз Аделия дә безнең һөнәрне дәвам итәчәк. Кечкенә кызыбыз Азалия әлегә мәктәптә укый”, - ди Марат Гомәров.
Укытучылар династиясен дәвам итүче Гомәровлар сайлауда да матур үрнәк күрсәтте.
#ВсейСемьейНаВыборы
#ТатарстанАлга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев