Апастан Шәфигуллиннар гаиләсе үз тавышын бирде
Алар сайлау участогына 4 балалары белән килде. Уллары Салават тәүге тапкыр сайлауда катнашты.
(17 март, “Апастово-информ”)
Апас кызы Гөлназ 19 ел элек Тәтеш районы Алабирде авылы егете Альберт белән парлы тормыш кора. Гаиләләрен тулыландырып иң элек уллары Салават, аннан кызлары Зилә дөньяга аваз сала. 11 елдан соң Гөлназ кабат әни булу бәхетен татып өченче бәләкәчен – Камилен, тагын 2 елдан соң Инсафын алып кайта.
-Улым белән кызым игезәкләр кебек үсте. Хәзер дә аралары бик якын. Кечкенәләрем шулай ук гел бергә. Бер конфетны да икегә бүлеп ашыйлар. Аларны апалары караша. Абыйлары да сагынып кайта. Балаларның бергә булуларын, бер-берсе өчен җан атып торуларын күрү рәхәт, - ди Гөлназ.
Альберт күп балалы гаиләдә туып-үскән. Гөлназның да үскәндә янәшәсендә гел энекәше Радик булган. Кызганычка каршы, ул туганын яшьли югалткан. Туганлык хисләрен бәяләгән, юксынган Гөлназның гаиләсенең ишле, балаларының бертуганнары күп булуын теләве яхшы аңлашыла.
-Кечкенәләрем “Салават күпере” балалар бакчасына йөри. Улым Салават башкалада энергетика тармагы буенча һөнәр үзләштерә, кызым исә мәктәптә биология, химия фәннәрен тирәнтен өйрәнә. Әти-әнием зур терәк. Балаларыбыз дәү әни, дәү әти яратуын тоеп, алар тәрбиясен дә алып үсә, - ди бәхетле әни.
Гөлназ үзе районның гадәттән тыш хәлләр бүлегендә янгын куркынычсызлыгы буенча инженер булып эшли. Гаилә мәшәкатьләрен җайга салырга да өлгерә, хезмәт вазифасында да сынатмый. Эшкә уңган, үзе батыр йөрәкле ул. Беркайчан югалып, каушап калмый, вакыйгаларны ашыктырмыйча, дөрес аңлап яши белә. Аш-суга да оста ул, бакчачылык белән шөгыльләнә, чәчәкләр ярата. Тормыш иптәше Альберт белән уртак максатларда, бәхетле гаилә нигезен ныгытып, бер уйда, бер фикердә яшиләр. Төп максатлары – балаларны җылы гаилә кочагында үстерү, чын кешеләр итеп тәрбияләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев