Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Ару белмәс ил агасы – эшче һөнәр иясе

Хезмәтнең тәмен җирдә күргән кешеләрне еш очратырга туры килә. Алар хезмәтнең авырлыгын да сизмичә көнне-төнгә ялгап эшли. Яше олыгайгач та һөнәреннән аерылырга теләми. Әлеге тынгысыз җанлы кешеләр безнең янәшәбездә яши.

Апас районы Зур Күккүз авылында яшәүче Миңнегариф абый Вәлиев тормышын машинадан башка күз алдына да китерә алмый. Аның транспорт белән идарә итә башлавына 55 ел вакыт узган. Шунысы сөендерә: тәҗрибәле шофер кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырышкан, юл сакчылары белән бәйләнешкә кермәгән, юл һәлакәтләре ясамаган.


– Руль артына утырып, бер әйләнеп кайтмасам, тамагым да туймый кебек. Хезмәтемне яратып эшләдем. Юлы начар димәдем, акчалырак эшкә кызыкмадым. Әмма гомерем буе кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетеп, хезмәтемнән тәм табып яшәдем, – ди ул.


Миңнегариф абый Апас һөнәр училищесында шоферлык һөнәре үзләштерү белән армия сафларына алына. Өч ел Украина җирендә хезмәт итә. Биредә транспорт йөртү хокукы булган егеткә хәрби машина ышанып тапшыралар. Бу еллар аның өчен зур тәҗрибә учагы була. Өч елда дөнья гизеп, чыныгып, һөнәренең асылын аңлап кайткан егетне авылда да зур өметләр баглап көтеп торалар. Читтә яшәгән елларда сагынуның ни икәнен белгән солдатның карары нык була. Ул бар булмышын туган ягына багышларга тели!


Миңнегариф абыйга “ГАЗ-53” машинасы бирәләр. Бу вакытта аңа нибары 22 яшь була. Әлеге машинада ул 50 елга якын эшли. Ул ураган юллар, чакрымнарның исәбе-хисабы бар микән? Үзе әйткәнчә, “53”е аерылмас җан дустына әверелгән. Юлларның уңышлысы да, газаплысы да булган.


– Элеккеге юлларны хәзерге белән чагыштыра торган да түгел. Алдан Зур Күккүздән Каратунга кадәр булган 30 чакрым юлны көне буе уза идек. Күмер, төзелеш материаллары, ашлама ташу җиңел генә бирелмәде. Ул батып калулар, көзге, язгы пычраклар, кышкы көртләр үзәккә үткән. Чурибураш авылы күперен су басканда, машина яртылаш күмелеп чыга иде. Авылда машиналар сирәк булганлыктан, кешеләрне арбага утыртып алып барырга да туры килде. Күпме җаваплылык дигән сүз бит бу. Казанга бару өчен өчәр тәүлек вакыт кирәк иде. Ләкин беркайчан хезмәтемнән зарланмадым, – ди шофер.


Миңнегариф абыйның тормыш иптәше Саҗидә апа гомер буе шәфкать туташы булып эшләгән. Шунлыктан, барлык авырган, төнләме, көндезме ишекләрен килеп шакыган авылдашларын хастаханәгә илтү дә аңа йөкләнгән була.


– Беркайчан каршы килмәдем. Әйтү белән юлга кузгала идем. Юлда туктап бәби таптыру очраклары да булды. Хәлиткеч минутлар булганда, куркам дип утыру килешми. Берсендә үзәккә үтәрлек салкын көндә юлда ватылып калган машинага юлыктым. Яннарында кечкенә бала да бар. Юлаучыларны алып кайтып фатирга урнаштырырга, аннан машиналарын төзәтешеп озатып җибәрергә туры килде. Юл бит ул. Бүген ул калса, иртәгә син калырга мөмкинсең, – дип хатирәләргә дә бирелеп ала ул.


Хәзер юллар шөкер итәрлек. Миңнегариф абый да Апас-Күккүз арасын тәүлек буе узмый. Калага барып килү дә бик җайлы. Җиңел машинасына утырып, уллары, туганнары янына көнгә икешәр тапкыр барып кайта. Ә “ГАЗ-53”е белән озак еллар язгы чәчү, урып-җыю эшләрендә катнаша. Лаеклы ялга чыкканнан соң да 10 елдан артык эшли.


Миңнегариф абыйның хезмәте, тырышлыгы югары бәяләнгән. Ул берничә мәртәбә районның “Иң алдынгы шоферы”, “Иң өлкән механизатор” исемнәренә лаек була. Шулай ук берничә ел рәттән “Социалистик көрәштә җиңүче” билгесенә, “Хезмәттәге уңышлары өчен” медаленә ия була. 1972 елда СССР Оборона министрының Рәхмәт хатын ала.


Миңнегариф абый белән Саҗидә апа ил-көнгә лаек өч бала – бер кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларга белем биргәннәр, һөнәр алырга булышканнар. Араларында шоферлар булмаса да, алар бар да руль артында йөри. Әти-әниләре үрнәгендә төгәллекне, тырышлыкны, иминлекне тормыш кыйбласы итеп сайлый. Кызганыч, Миңнезариф абый, тормыш иптәше Саҗидә апаны югалтты. Ләкин парлы тормышның һәр шатлыклы мизгеле күңелендә яши.


Менә шундый ару белмәс һөнәр иясе ул Миңнегариф абый. Аның сөйләр сүзләре, бирер киңәшләре бик күп һәм барысы да үтемле.

 

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев