Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

“Авырлыкларны эшләп җиңдем”

Тутай авылының хөрмәтле кешесе Рузаҗиһан әби Асадуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(27 гыйнвар, “Апастово-информ”). 
 



Рузаҗиһан әби Асадуллина сабырлыгы, гадилеге белән күңелләргә җылылык өләшә. Тормыш мәшәкатьләрен, язмыш сынауларын да тыйнак кына җиңә белгән ул. Гомере авыр хезмәттә узган. 14 яшеннән фермада эшләп, лаеклы ялга чыккан. Озак еллар бозаулар караган, сыер сауган. Тормыш иптәше белән үрнәк гаилә юлы узып, өч балага гомер бүләк иткән, аларга ныклы тәрбия биргән. Һәр көнен хезмәт белән бизәгән. 
 

“Гомерем буе хезмәт сөйдем. Шуңа күрә Ходай Тәгалә мине озын гомерле иткәндер. Бик күп җәяү йөреп эшләдем. Дәүләкигә кадәр бара идек бит. Иренмәдем. Хәзер дә тик тормыйм әле”, - ди ул тыйнак кына. 

 


Бүгенге көндә акъәби улы Илһам янәшәсендә гомер кичерә. Кызлары Рушания белән Илһамия дә бик еш кайталар, ярдәм итәләр, кунакка да алып китәләр. 
 


“Әниебез – якты кояшыбыз. Озак яшәсен. Безгә ул бик кирәк”, - диләр алар. 

 


 Рузаҗиһан әби Асадуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә каршылады. Акъәбигә район башлыгы Айрат Җиһаншинның да котлаулары килеп иреште. Рузаҗиһан әбине район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова тәбрик итеп, чәчәк бәйләме бүләк итте. Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова барлык авыл халкы исеменнән изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләге белән сөендерде. Акъәбигә “Нур” хуҗалыгы җитәкчелегенең дә котлаулары юлланды, бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев