Болын-Балыкчыдан Рушан һәм Фирүзә Зариповлар: “Балалар – гаилә байлыгы”
Пар канатлы булып, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яши Рушан һәм Фирүзә Зариповлар.
(16 февраль, “Апастово-информ”).
Бер сүздә, бер уйда булып...
Болын-Балыкчы авылында гомер кичерүче Рушан һәм Фирүзә Зариповлар гаиләсенә март аенда 20 ел тула. Бер-берсенә ныклы терәк, башкаларга олы үрнәк алар.
Рушан - Каратун егете. Фирүзә - Болын-Балыкчы авылы кызы. Аларның әти-әниләре озак еллар Югары Ослан районында яшәп, Апас якларына кайтып төпләнгәннәр.
“Минем әтием Чүпрәле районыннан, ә әнием Буа кызы. Алар гаилә коргач, Югары Ослан районында яшиләр. Без үсә төшкәч, балаларга татар мохите тудыру уе белән гаиләбез Апас районына күченеп килә. Рушанның әти-әнисе исә Чирмешән авылыннан. Алар да яшь чагында бәхетләрен чит якларда эзлиләр. Шулай ук Югары Ослан районында яшиләр. Әмма яши-яши күңелләре туган якларына тарта. Каратунга кайтып төпләнәләр. Димәк, мине Рушан белән туган җир берләштерә. Шуңа күрә язмыш безне очраштырып, бергә бәйләгәндер”, - ди Фирүзә.
Бер үк якның һавасын сулап үскән кыз һәм егет Болын-Балыкчы авылында очраша. Ул вакытта Фирүзә авыл мәктәбендә эшли. Ә Рушан мәктәпкә төзекләндерү эшенә килә. Яшьләр берникадәр вакыт очрашып йөргәннән соң, гаилә коралар.
“Минем әти белән әни яңа йорт өлгертеп, шул нигезгә күчтеләр. Ә без аларның иске йортында яшәп калдык. Бер-бер артлы кызларыбыз туды. Рушан колхозда машина йөртүче булып эшләде. Шулай көндәлек уй-мәшәкатьләргә чумып, тормыш көтә башладык”, - дип искә ала хуҗабикә.
Гаилә бер максат белән алга омтылып яши. Тырыш, уңган, барысына үз хезмәтләре, көчләре белән ирешәләр алар. Яңа йорт салу теләге белән яналар. Изге ниятләре тормышка аша. Гаилә хөкүмәтнең ярдәменә дә ирешә. Гаилә махсус программа нигезендә яңа йорт салып чыга.
Төкле аягың белән, Раян!
Берсеннән-берсе чибәр өч кызга гомер биреп, тырыш, итагатьле итеп тәрбияләүче әти-әнинең күптәнге хыялын тормышка ашырып, яңа елның беренче көннәрендә көтеп алган уллары дөньяга аваз салган. Аңа Раян дип исем кушканнар. Өч кыздан соң нәни егетле булу гаиләне тагын да ямьләндергән.
“Олы кызыбыз Раиләгә – 19 яшь. Ул Казанда сату өлкәсендә эшли. Икенче кызыбыз Рамилә 9сыйныфта, Рәзинәбез 5 класста белем ала. Кызларыбызның үсеп буйга җиткәнен күрдек тә кабат нәни бала турында хыяллана башладык. Уйларыбыз уртак булды. Ходай Тәгалә дә безне зурлады, ир бала белән бүләкләде”, - дип шатланалар Зариповлар.
Балага тантаналы төстә туу турында таныклык тапшырылды, ихлас теләкләр юлланды.
Хезмәтне үз итеп
Зариповлар гаиләсе тырышлыгы, бердәмлеге, татулыгы белән дә соклану уята. Балалар да әти-әнисенең назына төренеп, бәхетле булып үсәләр. Рушан белән Фирүзә балалары белемле, акыллы һәм зыялы булып үссеннәр өчен барысын да эшләргә тырыша. Зур гаиләнең көннәре эш белән үтсә дә, кичен алар зур табын артына утырып, көндәлек эшләре, уңышлары турында сөйләшәләр, планнары белән уртаклашалар. Ял һәм бәйрәм көннәрен алар бергәләп үткәрәләр. Җәй көннәрендә табигать кочагына чыгарга яраталар. Гөмбәгә йөриләр, җиләк җыялар. Рушан һәм Фирүзә почта бүлекчәсендә хезмәт итәләр. Улына бер ай булгач, Фирүзә яраткан хезмәтенә чыккан. Баласын каенанасы карарга булыша. Мәктәптән кайткач, кызлары да ярдәм итә. Рушан һәм Фирүзә Зариповлар тормыш мәгънәсен гаилә кыйммәтләрен саклап, балалар бәхетенә сөенеп яшәүдә күрә. Һәр көн алар өчен онытылмаслык мизгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев