Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Болынбалыкчыдан Зариповлар да гаилә белән сайлауларда катнашкан

Рушан һәм Фирүзә Зариповлар балалары, әти-әниләре белән сайлауларга бердәм булып килгән.

(15 март, “Апастово-информ”).



Болынбалыкчы авылында урнашкан 986нчы номерлы сайлау участогыннан да кеше өзелми. Бер-бер артлы килеп, киләчәк өчен үз тавышларын биреп китәләр. Халык кайнар коймак белән сыйланып, дәртле биюләр биеп, җыр-моңнар тыңлап, сайлауларда катнаша. Дүрт балалы Зариповлар гаиләсе дә бердәм булып сайлауга килгән.
“Быел өч кызыбыз янына көтеп алынган нәни ир-бала алып кайттык. Бу безнең өчен бик шатлыклы вакыйга булды. Шушы балаларыбызның киләчәге хакына үз тавышыбызны бирдек”, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев