Чирмешәндә яшәүче Дания әби Дәүләтгәрәева 90 яшьлек юбилеен каршылады
Хөрмәтле акъәбигә район башлыгының тәбрикләүләре ирештерелде.
(21 сентябрь, “Апастово-информ”).
Һәр якты көнгә сөенеп яшәгән акъәби кунакларны шат күңел белән каршы алды. Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов Дания әбигә район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау хатын, чәчәк бәйләмен тапшырды. Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин да барлык авылдашларның тәбрикләүләрен ирештереп, истәлекле бүләге белән сөендерде. Котлауларга балалары да кушылды.
“Безнең әни һәрчак уңган, тырыш булды. Бүген дә ул тик тормый. Безне кайгыртып кына тора”, - диделәр алар.
Дания әбинең гомеренең һәр мизгеле хезмәттә узган. Ул бүген дә йортта һәрнәрсәне белеп, барлап, тәртипләп тора. Җәй көннәрендә кызлары белән бергәләп үз йортына кайтып яшәсәләр, ә кышын исә балалары үзләре янына алып китәләр.
“Аллага шөкер, бик кадерле Әни мин. Балаларым тәрбияләп тора. Якты көннең һәр мизгеленә сөенеп яшим”, - ди ул үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев