Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Чын авыл кызы ул

Бер булган барысын да булдыра, ди татар халкы. Чыннан да, Әлмәндәр авылында яшәүче Фидания Гайнетдинова барысын да булдыра.

  Чын авыл кызы ул. Бер эштән дә курыкмый. Кирәк икән ир-ат эшен дә, хатын-кызныкын да эшли ала. Аш-суга да, кул эшләренә дә оста ул, күпләп терлеген дә асрый, машинада да җилдерә. Әмма тыйнаклыгы белән аерылып торган Фидания ханым үзе турында бик кыенсынып кына сөйли, үзен мактаганны бер дә яратмый.
  -Тормыш шулай куша. Өч баламны аякка бастыру өчен барын да эшләргә туры килде. Аллага шөкер, олы кызым Алия һәм улым Салават инде зурлар. Кызым тормышлы, декрет ялында, улым көллияттә юридик белем ала. Бүгенге көндә төпчегем Саматым белән яшим. Икәү генә булсак та, бер дә моңаеп утырмыйбыз. Ярдәмчем дә, күңел юанычым да ул минем, - ди ул үзе.
  Фидания ханымның шөгыльләрен санап та бетерерлек түгел. Һәр эшен дә күңелен биреп башкара ул. Шуларның берсе - шифалы үләннәр җыю. Аларны җыеп, киптереп, махсус янчыкларга урнаштырган.
  -Аларның һәрберсенең үз үзенчәлеге бар. Мисал өчен ромашка - салкын тигәннән һәм хатын-кыз авыруларыннан, кишер яфрагы - күзләргә файдалы, бөтнек тынычландыра, зәңгәр мәтрүшкәнең, үги ана яфрагының да сихәте зур. Кырдан иван чәе дә җыеп кайтам. Бакчамнан календула чәчәген җыям. Үләннәрне мин ышык урында гына киптерәм. Аларны кояшлы һәм якты җиргә куйсаң, сыйфаты, файдасы бетә. Коңгырт төскә керәләр. Ә ышыкта алар үз төсләре белән кибәләр. Заварка ясаган саен бөтнек белән зәңгәр мәтрүшкәне кушып, чәй эчәм, - дип, безне дә шифалы чәйләре белән сыйлады хуҗабикә.
  Фидания ханым шулай ук өендә матур матур гөлләр дә үстерә. Барлыгы 61 төп гөле бар аның. Матур итеп бәйли дә, тегә дә, мозаикадан матур картиналар да чигә ул. Түбәтәйләр тегеп, башмак-оекбашлар бәйләп, туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә якыннарына, дусларына бүләк итә.
-Эштән кайткач, йорт мәшәкатьләрен дә җайга салгач, кул эшләренә утырам. Бу шөгыльләр мине тынычландыра, барлык арганнарым юкка чыккандай тоела. Улым белән дәресләрен әзерлибез дә, үзебезгә кич саен нинди дә булса шөгыль табабыз. Атна саен олы балаларым да кайтып йөри. Аларны өчпочмак, гөбәдия, кекс пешереп каршы алам. Үзләре дә “әниебез, энебез” дип өзелеп торалар. Кайткан саен булышалар, төрлечә ярдәм күрсәтәләр, - дип сөйли ул.
  Эшкә батыр, тәвәккәл Фидания ханым хезмәттән бер дә курыкмый. Ихата тутырып мал-туарын да, кош-кортын да асрый. Бүгенге көндә хуҗалыгында җиде баш терлек - ике сыер һәм биш бозау исәпләнә.
  -Көнем шул терлекләрне караудан башлана. Иртән биштә уянам. Соңрак торсам, төп эшемә өлгерә алмыйм. Ничек кенә тырышсам да, берүземә авыррак булыр иде. Аллага шөкер, әнием-әтием исән-сау, һәрвакыт ярдәм кулын сузучы энекәшем бар. Терлек азыгы белән ул тәэмин итеп тора. Саламын да, икмәген дә, үләнен дә бирә. Төрле вакытлар була. Сыер сава алмаган чакларым да булды. Шул чакта күршем Эльмира да, сеңлем Ландыш, киленебез Илсөяр дә ярдәмгә килделәр. Терлек асрау җиңел түгел, әлбәттә, шулай да аларны яратып карыйм, алар белән сөйләшәм дә, серләшәм дә. Менә бусы Йолдыз, монысы Марта, - ди ул аларның һәрберсен сыйпап.
Фидания Гайнетдинова Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. Башта Әҗем балалар бакчасында, аннары Борнаш мәктәбендә, соңрак клубта эшләгән. Бүгенге көндә Әлмәндәр балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт итә. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтенә җаваплы карый, вазифасын тырышып үти ул. Тыйнаклыгы, эчкерсезлеге, гадилеге белән үзенә җәлеп итеп тора. Иҗатка, сәнгатькә дә гашыйк Фидания. Матур-моңлы итеп җырлый да, бии дә белә. Режиссер буларак сәхнәгә чыгарган спектакльләрен дә халык бик яратып кабул итте.
  -Тырыш булсаң, хезмттән курыкмасаң, булганына шөкер итә белсәң, авылда да яшәп, көн күреп була. Мин дә һәр көнемә куанып, тормыштан ямь табып яшим, - ди Фидания.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев