“Чын күңелдән башкарганда гына хезмәтнең нәтиҗәсе күренә”
Кызыл Тау авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Свияжный бистәсендә яшәүче Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әсхәт Мөхәммәтҗановның хезмәт юлын башлавына 50 елга якын вакыт узып киткән.
Сабыр, кешелекле, итагатьле, ярдәмчел дус, кайгыртучан, үрнәк гаилә башлыгы, тырыш, намуслы хезмәткәр ул. Һәр сүзен үлчәп әйтеп, ир-атларга хас булган тыйнаклык, шул ук вакытта зирәклек белән гомер итә Әсхәт абый.
Уңган-булган гаиләдә туып-үскән егет, әтисе юлыннан китеп, авыл хуҗалыгы өлкәсен сайлый. Бар гомерен туган ягына багышлый. Терлекчелек өлкәсендә зур тәҗрибә туплый, үз көче белән җитәкче урыннарга күтәрелә. Кая гына хезмәт итсә дә халык ихтирамын яулый белә.
-Әтием гомер буе механизатор булып эшләде, әнием озак еллар мәктәптә балалар укытты. Хезмәт юлымны урта мәктәпне тәмамлаганнан соң терлекче булып башладым, аннан тракторга утырдым. Авыл хуҗалыгындагы эшчәнлегем әнә шулай баскычлар буйлап күтәрелә барды, - ди ул үзе.
Мал табибы белгечлеген алган егет, хезмәт юлын Кызыл Тауда башлап җибәрә. Шул елларда югары белем ала. Эш мәлен белгән, зур оештыру сәләтенә ия яшь белгечне җитәкчеләр тиз күрә. Аны райкомга инструктор итеп чакыралар. Соңрак, “Энгельс” колхозына партия комитеты секретаре итеп билгелиләр. Аннан ветеринария берләшмәсе җитәкчесе вазифаларын башкара. 1998 елда “Байрак” колхозына председатель булып кайта. Агрофирмалар оешкан көннән башлап, озак еллар идарәче, баш зоотехник булып эшләп лаеклы ялга чыга ул. Хезмәт елларының кайсын гына алсаң да, нәтиҗәле һәм мактаулы. Күп санлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары шуны дәлилли. Хөкүмәтебез тарафыннан да зур бәя алды.
-Хезмәтем гомер буе авыл хуҗалыгы белән бәйле булды. Лаеклы ялга чыктым дип кенә өйдә утырмадым. Җитәкчелек тәкъдиме белән хезмәтемне әле дә дәвам итәм, “Апас-мол” берләшмәсенең Кормаш терлекчелек комплексында төзелеш эшләре буенча җаваплы вазифа башкарам. Авыл хуҗалыгы белән тормышын бәйләгән кешегә түземлек, сабырлык һәм гаиләсендә ышанычлы терәк кирәк. Шулар булганда гына тыныч күңел белән хезмәтне башкарып була. Хезмәтне чын күңелдән эшләргә кирәк яки бөтенләй эшләмәскә кирәк. Чын күңелдән башкарганда гына хезмәтнең нәтиҗәсе күренә. Тормыш иптәшем Гүзәлия тормышта көч бирә, рәхмәт аңа, - ди үзе.
Әсхәт абый тиң яры Гүзәлия белән тормыш корып, 43 ел тату, матур гомер итәләр. Мәхәббәт җимешләре булган 3 балаларына терәк-таяныч, 4 оныклары өчен кадерле дәү әти, дәү әни алар. Өйләренә килгән һәркемгә йөзләре ачык, күңелләре киң. Гомумән, Әсхәт абыйны һәркем олы йөрәкле, игелекле, гади җитәкче, тырыш белгеч, үз эшен җиренә җиткереп эшли торган хезмәткәр буларак телгә ала.
Әсхәт абыйның укымышлы, матур әдәбият белән дус булуы күзләренә язылган, һәр җөмләсенә салынган. Ул китаплар укырга ярата. Соңгы вакытта Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен укый. Шулай ук яраткан шөгыльләре, кәсепләре аңа яңа көнгә көч һәм өмет бирә.
Әсхәт абый табигать кочагында булырга тырыша, балык тотуны үз итә. Көндәлек мәшәкатьләрне, ару-талуларны онытырга әлеге шөгыле ярдәм итә.
-Кеше шөгыльсез тора алмый. Хезмәт белән генә дә тормыш узмый. Кеше балык тотканга гел кызыга идем. Хәзер үзем дә кармагым тотып балыкка йөрим, - ди Әсхәт абый.
Белгечлеге буенча терлекче булып, әлеге сайлаган һөнәрен биш бармагы кебек белсә дә, ир-атның канына, җанына салынган техникага тартылу Әсхәт абыйга да хас сыйфат. Ул техника янында да казынырга ярата.
-Күңел гел тимер-томырга тартыла. Буш вакытларда техника җыю белән шөгыльләнәм. Кечкенә тракторлар җыю, аларга тагылмалар ясау миңа рәхәтлек бирә, - диде Әсхәт абый.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев