Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Дүртиле авылыннан Динара Фазлыева фито-чәйләр ясый

Дүртиле авылында яшәүче Динара Фазлыева май башыннан җәй ахырына кадәр төрле үләннәр җыеп, аларны киптереп, фито чәйләр ясый.

  “Үлән чәйләре сәламәтлеккә дә бик файдалы, хуш исле һәм арзанга да төшә. Юкка гына әби-бабайларыбыз элек-электән үк төрле үләннәр җыеп, алардан эчемлекләр ясамаган: киптерелгән үләннәр кешегә физик һәм психик яктан халәтне яхшыртырга булыша. Сары мәтрүшкә үләнен салкын тигәч пешереп эчәләр. Шулай ук гастриттан, колиттан, сару кайнаудан файдасы бар, диләр. Шулай да аны көн саен эчәргә ярамый, югыйсә аллергия китереп чыгаруы, кан басымы күтәрелүе мөмкин. Юкә чәе дә иң файдалы эчемлекләрнең берсе. Чөнки ул бик күп витаминнар һәм минераллардан тора. Ул иммунитетны бик ныгыта”, - дип сөйли Динара үзе.
  Динара үзе Апас урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында белем ала. Киләчәктә медицина өлкәсендә югары белем алырга тели. Биергә, рәсем ясарга ярата. Шулай ук аның сәйләннән эшләнгән кул эшләре дә искиткеч матур була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев