Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Егетләр кебек җитез әле ул...

Шәмәк авылының энциклопедиясе дип әйтәләр аңа. Искиткеч зиһене, нык хәтере белән сокландыра Әсгать бабай.

(4 октябрь, «Апастово-информ»)


 

Хәер, бабай диеп дәшәргә дә уңайсыз аңа. Әле дә егетләр кебек җитез, хәрәкәтчән ул. Үзенең 90 яшьлеген дә тормыш сөючәнлеген югалтмый, күтәренке кәеф белән каршылады ул.
-Без гаиләдә җиде ир бала үстек. Мин бишенчесе идем. Сугыш башланганда алты яшь кенә иде әле. Сигез яшемдә ат белән балчык бастырырга йөрдем. Шунардан кирпеч сугып, ферма төзиләр иде. Җәе буе ат көтүендә булдык. Үсә төшкәч тә иң авыр хезмәтләрне башкардык. Балачагыбыз, яшьлегебез бер дә рәхәттә үтмәде, - дип сөйли Әсгать абый.
Хәрби хезмәтен өч елдан артык Владивосток өлкәсендә үти. Авылга кайткач колхозда эшли. Тырыш, һәр эшкә җаваплы караучы егетне бригадир итеп билгелиләр. 1962нче елда Әсгать абый бәхет эзләп читкә китә. Казахстанның Шымкент шәһәрендә эшкә урнаша. Нәкъ менә шунда токарь һөнәрен үзләштерә. Ике ел эшләп алганнан соң, Әсгать абый кабат туган авылына әйләнеп кайта. Ферма мөдире, электрик, эретеп ябыштыручы, токарь, умартачы - кая гына эшләсә дә, үзен алтын куллы, хезмәт сөючән хезмәткәр итеп таныта.
-Тормыш юлымны сөйләр өчен сәгатьләр кирәк. Бар гомерем хезмәттә узды. Тормыш иптәшем Фәридә белән дә тату булып, бер-беребезне аңлап яшәдек. 45 ел парлы гомер иттек. Бер ул, ике кыз бала тәрбияләп үстердек. Кызганыч, иптәшемне югалтканга да 11 ел узды. Бүгенге көнем, Аллага шөкер, балаларым, оныкларым өзелеп торалар, - ди ул үзе.
Әсгать абый бүгенге көндә улы Айрат абый, килене Эльмира апа тәрбиясендә гомер кичерә. Үзе корган җылы, нурлы өендә кадерле әти, сөекле дәү әти булып яши. Хәзер дә тынгысыз әле ул, бер дә тик утырырга яратмый. Тугыз баш умартасы бар. Аларны карап юанам, күңелемә ял алам, ди. Газета-журналларны да бик яратып, күзлексез укый ул. Аеруча “Йолдыз”, “Татарстан яшьләре” газеталарын үз итә. Телевизор карый, хоккей өчен җан ата. Җәен балык тотарга йөри. Терлекләр дә караша. Әсгать абыйның шөгыльләрен санап та бетерерлек түгел.
-Әти белән әни безгә хезмәт тәрбиясе бирде. Әниебез дә колхозда төрле эшләрдә йөрде. Гектар-гектар чөгендерен дә эшкәрттек. Киндер дә бәйли идек. Каникулларда ындыр табагында да эшләдек. Фермада да эшләргә туры килде. Әниебез йомшак холыклы булса, әтиебез туры сүзле, гадел, төгәл кеше. Күз карашы белән генә җиңә иде безне. Җитди булса да, кешелекле ул. “Кеше сиңа таш атса да, аш белән кайтарыгыз” дип үстерде. Аллага шөкер, әле дә актив ул. Авыл тарихына, нәсел шәҗәрәләренә кагылышлы мәгълүматларны яттан белә. Кемнең кая яшәгәнен, кайсы нигездән, нинди нәселдән булуын да төгәллек белән әйтеп бирә. Үзе дә нәселебезнең шәҗәрәсен төзеде. Аны заказ биреп ясатып та куйды. Авылдашлар да әтине бик хөрмәт итәләр. Алтын куллы ул безнең. Чалгы, пычак кайрарга кирәкме - әти янына ашыгалар. Һәркемгә ярдәм кулын суза, беркемне кире борып җибәрми. Киләчәктә тә үз акылында, үз аягында булып, тагын да безне куандырып яшәсен иде, - дип сөйли кызы Зөһрә апа.
Бар гомерен фидакарь хезмәткә багышлаган, маңгай тирен агызып, эшнең ямен-тәмен белеп, макталып, данланып яшәгән Әсгать абый Рәхмәтуллин гомер бәйрәме уңаеннан зур хөрмәткә лаек булды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев, авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев Әсгать абыйны тәбрикләргә бардылар, хәл-әхвәлләрен белештеләр, күчтәнәчләрен тапшырдылар, үрнәк гомеренә соклануларын белдереп, җылы теләкләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев