Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Фәрит Мөлеков: “Техникага гомер өстәлә сыман”

1989 елгы янгын сүндерү машинасы әле дә сафта һәм хуҗасына тугры хезмәт итә.

(8 сентябрь, "Апастово-информ")


Коштавылыннан Фәрит Мөлеков әлеге янгын сүндерү машинасын 12 ел йөртә. Техниканың җаен, серләрен дә белеп бетергән. Ватыла калса, тиз генә төзәтеп куя.

-Бер генә кулда булгач, техникага гомер өстәлә сыман. Ул минем тимер дустым инде. 1,6 тонна су сыешлы машина. Беренче ярдәм өчен бик отышлы. Янгын очракларында тирә-күрше авылларга ярдәмгә барам. Эш дәверемдә комбайн һәм “КамАЗ”ларны янгыннан саклап калганым бар. Янәшәдә янгын сүндерү машинасы тору бик отышлы, - ди Фәрит абый.
 

Урып-җыю эшләре вакытында Фәрит абый кырда кизү тора. Машинасын гел карап кына тора, чиста-пөхтә йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев