Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Фәүзия әби Гыймалтдинова: «Белми калдым, күрми калдым яшь гомернең узганын»

Кормаш авылында яшәүче Фәүзия әби Гыймалтдинова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылап, бик күп котлаулар кабул итте.

(5 гыйнвар, "Апастово-информ").



Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлауларын ирештереп, чәчәк бәйләме бүләк итте. Болын-Балыкчы авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов акъәбине авылның тоткасы, олы киңәшчесе һәм зур хөрмәткә лаек кешесе булуын билгеләп узды, авылдашларының изге теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләге белән сөендерде. Фәүзия әбигә җирлекнең ветераннар Советы исеменнән дә тәбрикләү сүзләре яңгырады.
Акъәбине котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары да мул табыннар артына җыелды.
Гыйбрәтле тормыш юлы узган Фәүзия әби Гыймалтдинова олы үрнәк һәм терәк булып яши. Күңеле һәрчак күтәренке аның. . Хезмәтне гомерлек юлдашы иткән акъәби бүген дә тик тормый.Йорт тирәсендәге вак-төяк эшләрне дә үзе башкара, балаларын барлап, кайгыртып тора. Күзлексез газета укый, район хәбәрләрен "Йолдыз" газетасыннан укып белә.
Акъәби тормышта авырлыкларны да күргән, язмыш сынауларын да горур узган. Тулырак "Йолдыз" газетасыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев