Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Гармунның да җаны бар”

Апаста яшәүче Альберт Сәлахетдиновның гармун моңнарына гашыйк булу тарихы балачактан башланган.

   Альберт тумышы белән Яр Чаллы шәһәреннән. Балачагы да, үсмер еллары да шунда узган. Кечкенәдән әтисенең гармунда уйнаганын күреп, кызыгып үссә дә, үзен мәдәният дөньясына очраклы рәвештә килеп кердем дип саный.

Җиде яшемдә кулыма гармун алдым
-Әтием өздереп гармунда уйнаса, әнием матур, моңлы итеп җырлый иде. Сәләтем дә алардан күчкәндер. Җиде яшемдә баян классына укырга бирделәр. Шул вакытта да музыкаль белем алып, мәдәният өлкәсендә эшләрмен дип уйламадым. Соңрак музыка көллиятен, аннары мәдәният университетын тәмамладым, - дип сөйли Альберт үзе.
Имтиханнарын бик яхшы билгеләргә генә тапшырган егетне, укуын дәвам итү өчен Казанга консерваториягә чакыралар. Әмма язмыш аны Апаска - район мәдәният йортына алып килә. Озак еллар биредә аккомпаниатор булып эшләп, сәләтен үстерә, тәҗрибәсен арттыра ул.
Бүгенге көндә Альбертны белмәгән, оста җырчы, гармунчы, гаилә җанлы ир буларак хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Тормыш иптәше - челтерәп аккан тавышы белән күпләрне әсир иткән моң иясе Гөлия белән дә алар районыбызның иң сокландыргыч, иң үрнәк пары булып гомер итәләр, үзләренең сәләтләре белән халыкка шатлык өләшәләр. Ике бала тәрбияләп үстерделәр алар. Уллары Илназ да җыр-моңга гашыйк. Искиткеч аһәңле, тылсымлы тавышы белән үзәкләрне өзә ул. Сәлахетдиновлар гаиләсендә ял саен концерт диярсең. Альберт сыздырып гармун уйнаса, Илназ өздереп җырлый, аларга Гөлия дә кушыла. Кызлары Аделинаның сәләтләрен санап та бетерерлек түгел. Җырчы да ул, биюче дә, төрле бәйрәм-чараларда активлыгы, сәхнә остасы булуы белән аерылып тора.
-Беренче гармунымны әтием алып кайтып бирде. “Огонек-2” дигән кызыл төстәге гармун иде ул. Җимерек хәлдә булса да, бик сөенгән идем. Күрше абый аны җыеп, төзәтеп куйды. Соңрак әтием зур баян бүләк итте. Гармун күтәреп тәүге мәртәбә сәхнәгә чыгуым да истә. Көчле алкышларны күреп, дулкынланулар, йөрәкнең дөп-дөп итеп тибүләре…. Бу мизгелләр, балачак хатирәләре әле дә онытылмый, - ди ул.

“Гармун моңы югалмасын иде”
Альбертның социаль челтәрләрдәге статусын күптән карап, күзәтеп барам. Ул шулай ук “чирле” гармуннарны дәвалый, аларга яңадан җан өрә, икенче тормыш бүләк итә. Үзенә җыйнак кына остаханә дә булдырган. Төнгә кадәр шунда кайнашам, ди. Ә киштәләрендә гармуннарның ниндиләре генә юк - тальянка, баян, хромка….
-Әлеге һөнәргә мәдәният йортында эшләгәндә тотындым. Чыгыш ясарга килүчеләр төзәтеп бир әле, дип, әледән-әле мөрәҗәгать итә башладылар. Шуннан чын-чынлап кызыксындым. Гармуннарның нинди материалдан эшләнүен, механикасын, характеристикасын, деталь элементларының сыйфатын - барлык үзенчәлекләрен интернеттан өйрәндем. Күп төрле серләренә шулай ук якын дустым Исмәгыйль абыйдан да төшендем. Хәзер дә аның белән детальләр алмашып, ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшлибез, - ди райондашыбыз.
Гармуннар төзәтү остасына мөрәҗәгать итүчеләр күп. Ерак-ерак шәһәрләрдән, тирә-күрше районнардан, хәтта Башкириядан кадәр киләләр икән. Берсен дә кире борып җибәрми Альберт. Аеруча яшьләрнең гармунга, баянга тартылулары өчен сөенә ул. Балалары өчен кечкенә баян сораучылар да, бер тапкыр да кулына гармун алмаган кешеләр дә килә. Хәтта бик җимерек, таушалган хәлдәгеләрен дә якыннарыбыз төсе, гаиләбез ядкаре дип төзәттерүчеләр бар. Ул аларны төзәтеп, чистартып, өр-яңа рәвешкә китереп, хуҗаларына кайтара.
-Гармун төзәтү кебек четерекле, вак эш - сабырлык та, төгәллек тә сорый. Ялгыш уңайсызрак суксаң да, тавышы үзгәрә. Тәҗрибә дә, осталык та кирәк. Уен коралларының каядыр аунап ятуларын, яисә аларны вәхшиләрчә җимерүләрен күрсәм дә күңелем әрни. Гармуннарның да җаны бар бит. Ата-бабалардан килгән татар моңы, гармун моңы яшәсен, югалмасын иде, - дип тели Альберт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев