Гыйлем нуры балкый йөзендә
Апас урта мәктәбенең география фәне укытучысы Вәлиева Лилия Мөнир кызы 17 апрельдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Үз эшен яратып, күңел биреп башкаручы Лилия Мөнир кызы Вәлиева укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр арасында ихтирам һәм хөрмәт казанган укытучы. Чын укытучыга хас зирәклек, сабырлык, киң күңеллелек белән 25 елдан артык балаларга география фәне серләрен ача, кызыксыну уята ул. Лилия Мөнир кызы һәр укучысын якын күреп, кирәк чакта ышанычлы киңәшче, терәк була белә. Укучыларына, аларның әти-әниләренә карата да һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булуы белән аерылып тора.
Лилия Мөнир кызы Вәлиева Башкортостан Республикасының Кигин районында туып-үсә. Мәктәптә укыганда ук тырыш, зирәк, актив, арлашучан укучы була ул. Мәктәпне тәмамлагач, педагогия көллиятендә башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштерә. Беренче хезмәт юлын Кигин районы Иске Мөхәммәт мәктәбендә башлый. 3 ел хезмәт иткәннән соң, белем алуын дәвам итеп, Башкорт педагогия университетының география факультетына укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлап, югары белем алган кызны язмыш җилләре Татарстан якларына алып килә.Ул Зур Күккүз авылы егете Марсель Вәлиев белән гаилә корып, тормышын Апас белән бәйли. Хезмәт юлын Апас мәктәбендә география укытучысы буларак дәвам итә. Беренче көннән үк үзен актив, төгәл, кызыксынучын, үз эшенең чын остасы итеп таныта. Укучылар да аны җылы кабул итеп, үз итәләр.
Лилия Мөнир кызы дәресләрне дә кызыклы, мавыктыгыч итеп үткәреә. Экологияне, табигатьне, әйләнә-тирә мөхитне саклау юнәлешендә дәресләрдән тыш та бик күп чаралар оештыра. Үзе җитәкләгән сыйныф укучыларын бу эшкә җәлеп итә. Хәзерге вакытта ул җитәкләгән 5 “А” сыйныфы экологик юнәлештә эшчәнлек алып бара. Ул белем биргән укучылар республика, ил күләмендә узган бәйгеләрдә дә бик еш катнашып, зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Мәктәбебез укучылары “Яшь географлар” турнирында даими катнашып, Апас данын республика күләмендә яклыйлар, призлы урыннарга ия булалар.
Укучылар Лилия Мөнир кызы Вәлиева ярдәме белән география фәненең чын асылына төшенәләр. География фәненнән бердәм дәүләт имтиханнарын да югары балларга тапшыралар. Шулай ук география фәненнән олимпиадаларда да югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Бик еш агач утырту, чишмәләрне чистарту акцияләрендә катнашалар. Үзләре дә экологик чаралар уздыралар.
Лилия Мөнир кызы Вәлиева нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Россия күләмендә узучы “Иң яхшы укытучылар” бәйгесе җиңүчесе буларак та танылып, махсус премиягә ия булган.
Лилия Мөнир кызының экологик эшчәнлеге республика күләмендә дә таныла. Аның эш тәҗрибәсен республика укытучылары да өйрәнәләр. 2020 елда мәктәбебез Россия Федерациясенең Грантлар бәйгесендә катнашып, махсус Грантка ия булды. Бәйгегә Лилия Мөнир кызының Апас районының тарихи урыннары буйлап экскурсияләр, сәяхәтләр оештыру темасына багышланган проекты тәкъдим ителде. Остаз “Рус география җәмгыяте” белән дә ныклы элемтә булдырды. Татарстанның “Чиста булачак” региональ экологик хәрәкәте, “Яшь натуралистлар” хәрәкәте белән тыгыз эшли. “Рус география җәмгыяте” ике ел рәттән Апас мәктәбенең “Яшь натуралистлары”экологик отрядына республиканың истәлекле урыннары буйлап экскурсия туры бүләк итте. Шулай ук “Рус география җәмгыяте” тарафыннан “Дельфин” йөзү бассейнында балаларга су асты йөзүләрен оештыру өчен мөмкинлекләр тудырылды. Әлеге мөмкинлеккә бары тик тик югары нәтиҗәләргә ирешкән мәктәпләр генә ия булды. Апас урта мәктәбенең, география укытучысы Лилия Мөнир кызы Вәлиеваның экология, табигатьне саклау юнәлешендә алып барган нәтиҗәле эшләре Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан һәрвакыт югары бәя ала. Инициативалы, балаларда география фәненә, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләүче, хезмәттәшләрен дә мөһим эшләргә илһамландырып торучы укытучы Лилия Мөнир кызы Вәлиевага киләчәктә тагын да зуррак уңышлар насыйп булсын. Сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән, гаилә тигезлегендә, улларының бәхетенә сөенеп яшәргә, белем биргән укучыларының уңышларына сөенеп хезмәт итәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев