“Язмыш мине авырлыклары белән дә сынады, бәхетен дә кызганмады“
Әлмәндәр авылында яшәүче Миңнебаян әби Абзалова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(2 октябрь, “Апастово-информ”).
Әлеге олуг бәйрәме уңаеннан аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы тапшырылды. Шулай ук Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан да район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлаулары ирештерелде, бүләкләр бирелде. Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин аның хәлләрен белеп, изге теләкләрне җиткерделәр.
Миңнебаян әби Абзалова – Әлмәндәрнең акыллы, сабыр холыклы акъәбисе.
“12 яшемнән колхоз эшенә чыктым. Кечкенә генә кызчык идем. Яшелчә бакчасында эшләдем, урман кисү авырлыклары да эләкте. Әти-әни, апалар окоп казу эшләренә киткәч, 12 яшемнән өйдә үзем генә яшәп калганнар да онытылмый. Колхоз эшләре дә чыныктырды. Ашханәдә пешекче эшләргә дә туры килде. Язмыш мине авырлыклары белән дә сынады, бәхетен дә кызганмады”, – ди ул.
Миңнебәян әби насыйп ярын да туган авылында очрата. Тик гөрләшеп озак яшәргә генә насыйп булмый аларга. Бәләкәй кызын да сөеп туймаган килеш, бик яшьли фаҗигале төстә вафат була.
“10 айлык баламны ялгызым үстердем. Иремне югалтканнан соң да, 16 ел каената-каенана янында тордым. Хәзер кызымның тәрбиясен, онык-оныкчыклар игелеген тоеп, зур хасияттә яшим”, – ди әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев