Идрәз авылы егете Булат Мөхәммәтов армиядән кайтты
Идрәз авылында яшәүче Гөлнара Мөхәммәтова улын армия сафларыннан каршы алды.
(20 ноябрь, “Апастово-информ”)
Булат Астрахань өлкәсенең Знаменск шәһәрендә Ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән.
“Армия сафларында хезмәт итү – сау-сәламәт булган һәр ир-егетнең төп бурычы дип саныйм. Хезмәт иткән вакытта якыннарыңның, туганнарыңның кадерен тагын да күбрәк аңлыйсың, бер ел сизелмичә узып китсә дә, бик сагындырылган икән”, - ди егет.
Әнисе Гөлнара да улын каршылау сөенече белән уртаклаша. “Шатлыклы мизгелләр кичердек. Улым белән горурланам. Аңа якты киләчәк, өметемне аклап яшәвен телим”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев