Игезәк егетләр сайлауларда катнашты
Апастан Айнур һәм Илнур Нәбиуллиннар сайлауларда беренче мәртәбә үз тавышларын бирделәр.
(16 март, “Апастово-информ”).
Айнур белән Илнур бүген гаиләсе белән сайлауларга килде. Егетләрнең сайлауларда беренче тапкыр катнашулары икән.
“Үз тавышыбызны бирдек бүген. Бераз дулкынландык та, безнең тавыш та сайлауларда исәпкә алыначак дип горурландык та. Киләчәгебезнең бәхетле, имин булуын телибез. Беренче тапкыр катнашучылар буларак бүләкләр дә алдык”, - диләр егетләр.
Айнур бүгенге көндә Буа шәһәрендә медицина көллиятенең өченче курсында белем ала, игезәк сыңары Илнур Буа ветеринария техникумының хокук саклау факультетында укый. Егетләр сайлауларда катнашып, якты, матур киләчәк өчен үз тавышларын бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев