Илһам Садыйков: “Гөлназ апа район хәбәрләре белән танышып барсын”
“ДОССАФ” оешмасы җитәкчесе Илһам Садыйков ункөнлек кысаларында лаеклы ялдагы хезмәттәшенә, Гөлназ апа Габдрахмановага “Йолдыз” газетасына язылу бүләк итте.
(5 нче декабрь, “Апастово-информ”).
Гөлназ апа әлеге оешма ачылганнан бирле тугыз ел хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан. Җитәкчесе һәм хезмәткәрләр белән һәрвакыт элемтәдә тора ул.
“Аллага шөкер көндәлек хәлемне белеп, кайгыртып торалар. Бәйрәм саен күчтәнәчен бирәләр. Нинди эшең бар? Кая барасың бар?, дип сорап торалар. Инде менә “Йолдыз” бүләк иттеләр. Алланың рәхмәте булсын! “Йолдыз”ны башта арткы битеннән башлыйм, туган көннәр, үлүчеләрне карыйм. Аннары район хәбәрләрен. Барысы да гәҗиттә. Кабатлап 2-3 тапкыр укып чыгам әле”, - ди Гөлназ апа.
Илһам Садыйков редакциягә килеп оешмасына һәм хезмәттәшенә 2025 елның 1 яртыеллыгына “Йолдыз” газетасы яздырды.
“Декабрь аенда инвалидлар ункөнлеге бара. Районда бик күп чаралар уза. Һәрбер райондашыбыз игътибар үзәгендә. Гөлназ апа оешмабызның башыннан башлап, барлык авырлыкларны бергә кичергән хезмәттәшебез. Аңа район газетасын яздырып бүләк итәргә булдык. Район яңалыклары белән танышып барсын. Сәламәтлек, тынычлык телибез аңа”, - диде Илһам Садыйков.
“Йолдыз” газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева изге күңелле иганәчегә рәхмәтен ирештерде.
“Сезнең кебек изге күңелле җитәкчеләр күбрәк булсын иде”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев