Илмас Сәмигуллин 8 елдан бирле сыер сава
Без сыер савучы һөнәрендә ешрак хатын-кызларны күрергә ияләшкән. Юкса, егетләр өчен дә бер кыенлыгы юк икән.
(9 сентябрь, “Апастово-информ”).
Югары Балтай авылыннан Илмас Сәмигуллин 8 елдан бирле сыер савучы һөнәрендә. Бүгенге көндә ул “Нур” хуҗалыгы терлекчелек фермасында эшли. Төркемендәге 40 баш савым сыерының холкын инде күптән өйрәнгән, малкайлар да абыйларына ияләшеп беткән.
“Мәктәпне тәмамлауга авылда калырга уйладым. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә терлекчелек тармагында эшләдем. Хәзер - сыер савучы. Тәүлегенә 1 тонна 300 литр сөт савам. Бер дә авырсынмыйм, йокыдан тору белән хезмәтемә ашыгам”, - ди Илмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев