Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Иң яраткан ризыгым – мантый белән өчпочмак”

Апастан Гүзәл Габдрахмановага - унбер яшь.

  Апас урта мәктәбенең 5нче сыйныфында белем ала. Кечкенәдән аш-суга оста ул. Әнисе, дәү әнисе белән бергәләп төрле ризыклар пешерергә ярата. Бигрәк тә тәмле һәм оста итеп мантый камыры ясый. Төрле татлы коктейльләр, җиләк-җимеш салатларын да бик яратып әзерли. Яшь кенә булса да, өчпочмакларны, мантыйларны тигез, матур итеп бөгеп куя белә. Иң яраткан ризыгы – мантый белән өчпочмак икән.
  -Кунаклар чакырганда һәм гаилә бәйрәмнәрендә табынны бизәргә, ризыкларны матур итеп урнаштырырга яратам. Әнием миңа һәрчак киңәшләрен бирә. Бергә-бергә эшләгәч, бик күңелле була, - ди яшь пешекче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев