Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләрең синең, Апасым!

Ирина Хәйретдинова: “Биредә калуыма бер генә дә үкенмим”

Ирина Хәйретдинова - татар авылына килеп, үз бәхетен тапкан, Казанда туып-үскән рус кызы. Ләкин, күптән инде ул авылның үз кешесе.

(22 марта, "Апастово-информ")


Узган гасырның 60-нчы елларында татар авылларына рус телен укытырга яшьләрне барлыйлар, Казаннан - 200, әле кайсы-берсе урта мәктәп стеналарында укучыларны да исемлеккә кертәләр, әлбәттә, ирекле рәвештә. Алар арасында Ира Кургузова да була, 6 кыз Апас районына юл алалар. Ирина Әлмәндәр авылына туры килә. Авыл кешеләре, балалары аны бик җылы каршы ала.
Беренче каршылык - ул телне белмәү, шуннан нәтиҗә ясый, фәкать татар телен өйрәнергә һәм әкренләп бу четрекле мәсьәлә дә хәл ителә. Килгәндә бер сүз дә татарча белмәсә дә, хәзер авылдашлары белән авыз тутырып сөйләшә ул. Ирина Михайловна "малай җанымнарны" кыстырып, татарча кирәген бирә генә. Ике милләтнең дә гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яши. Сәдакасын да бирә, ашларын да уздыра, үз милләтенең йолаларын да онытмый.
Ияләшеп китә Ирина, авылның бик тырыш булдыклы егете Эльбрус белән тормыш корып җибәрәләр, Ленин исемендәге колхозда беренче комсомол туе ясыйлар. Һәр икесе партиягә керәләр, җитди мәсьәләләр чишкәндә яшьләрнең фикерләрен истә тоталар.
Ирина читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый, укыган чорда ук ул биш бала анасы... Барысы 8 бала - берсе кыз, калганнары малай. Балалар бер-бер артлы үсеп җитәләр, барысы да армиядә хезмәт итәләр, үзе бер бүлекчә бит. Әле улларына "кайнар нокталар" да туры киләләр... Бүгенге көндә дә улы Айдар махсус хәрби операциядә катнаша. Бүген аның 16 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Кызы Аэлита тәрбияче булып эшли, уллары бар да хәрби юлны сайлаганнар.
Тик, ире Эльбрус кына кыска гомерле була, бакыйлыкка күчә, ә иң кечкенәсе карында кала. Аңа тугач, ире истәлеге итеп Эльбрус дип исем куша. Ире вафатыннан соң, тормышның бөтен авырлыгы Ирина Михайловнага күчә, ләкин ул сынмады, сыгылмады, көчле ханым, кайгыртучан әни, булдыклы хуҗабикә булып кала белде.
Балаларының һәрберсе тормышлы булып, җайланам дигәндә, йортның капкасын кайгы шакый - кече улы Эльбрус каты авырудан соң вафат була. Сөлек кебек егет “Росгвардия”дә хезмәт иткән мәлдә аралардан мәңгелеккә китеп бара. Эльбрус шулай ук 2 тапкыр кайнар нокталарда катнаша. Махсус хәрби операциядә дә Ил иминлеге өчен өлешен кертә.
43 еллык педагогик стажы булган, йөрәгенә үз балалары янәшәсенә меңләгән укучыларын да сыйдырган, ил-көнгә лаек, Ватанны сакларлык, армия хезмәтенә яраклы итеп уллар, яшь буынга тәрбия бирерлек менә дигән кыз тәрбияләгән Анага бары тик сокланырга гына кала.
17 яшендә, комсомол юлламасы белән Әлмәндәр килеп, биредә төпләнеп калуына сөенеп яши Ирина Михайловна.
-Мин табигатькә гашыйк. Авылны бик яратам. Биредә калуыма бер генә дә үкенмим. Авыл халкы мине хөрмәт итә. Укыткан укучыларым килеп хәлемне белә. Каенанам бик әйбәт кеше булды. Тормышымнан зарланмыйм, - ди ул.
Рәмис Ногманов,
район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев