Исфан Кәбиров: “Куяннар да, күгәрченнәр дә асрыйм”
Апас урта мәктәбе укучысы Исфан Кәбиров әнисенең төп ярдәмчесе, терәге.
Кечкенәдән җәнлекләр белән бик дус ул. Куяннарны аеруча ярата, шуңа күрә аларны бик күпләп асрый. Аның бургундия, ризен, фландер, калифорния токымлы куяннары бар. Җәй көннәре алар 100гә җитә.
“Үзем үстергән йомшак куяннарны шулай ук сәламәтлеге чикле балаларга бүләк итәм. Сабыйларны сөендерү – үзе зур куаныч. Рәхмәт ишетәсе дә бик рәхәт. Әле күптән түгел генә күгәрченнәр дә асрый башладым. Күгәрченнәр бик матур, затлы кошлар. Алар да куянннар кебек җылы карашны тиз тоялар. Безнең өйдә шулай ук ташбака да, фазан кошы да яши, шулай ук күпләп йомырка салучы амадин кошларын да үрчетәм. Хуҗалыгыбызда роман токымлы сарыкларыбыз да бар. Хайваннарны, җәнлекләрне, кошларны бик яратам, шуңа киләчәктә ветеринар булырга телим, - ди Исфан үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев