Иске Әнәледә яшәүче Сания әби Шәйдуллина: “Тормыш дилбегәсен һәрчак нык тоттым”
Акъәби 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(6 декабрь, “Апастово-информ”).
Сания әби Шәйдуллина озак еллар колхозда хезмәт иткән. Сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә горур күтәргән ул. Олыгайган көннәрендә язмыш аны иң авыр хәсрәт – газиз улын югалту кайгысы белән дә сынаган.
“Гомерем буе тормыш дилбегәсен нык тотып яшәдем. Сыналсам да, әмма сынмадым. Хезмәтне бик яраттым. Һәрвакыт нык булырга тырыштым. Аллага шөкер, бүген дә хәлем әйбәт. 100гә кадәр җитәргә исәп”, - ди акъәби.
Тормышта күп авырлыклар, авыр кайгылар кичергән Сания әби Шәйдуллина гомер көзләрендә дә сынауларга бирешмичә яши. Янында сабыр, киң күңелле килене Мәдинә апа булуы белән бик бәхетле ул. Бүгенге көндә икәү бер-берсенә иптәш һәм олы терәк, һәркемгә килен һәм каенана дуслыгы үрнәге күрсәтеп гомер кичерәләр алар.
“Бу йортка килен булып төшкәнемә 49 ел була. Беренче көннән үк бик җылы каршы алдылар. Әни белән бер генә дә сүзгә килгән булмады. Һәрвакыт аңлашып яшәдек, уйларыбыз бер булды. Балаларны бергәләп үстердек. Авыр кайгы – иң кадерле кешебезне югалту ачысы безне тагын да якынайтты. Хәзер дә, Аллага шөкер, икәүдән-икәү яшәп ятабыз. Балалар һәр көн диярлек килеп йөриләр. Оныкларны үстерешәбез”, - ди килене Мәдинә апа Шәйдуллина.
Сания әбинең бердәнбер кызы Мәдинә апа да шушы авылда гына яши. Ул да һәрвакыт әнисенең хәлен белеп, ярдәм итеп тора.
“Әнием – иң кадерле кешем минем. Ул безгә һәрчак терәк булды. Әле бүген дә безне барлап, киңәшләре белән юатып, күңел җылысын өләшә”, - ди кызы Мәдинә апа Хөснуллина.
Сания әби Шәйдуллина 90 яшьлек юбилеен да көр күңел, күтәренке рух белән каршы алды. Гомер бәйрәме уңаеннан бик күп котлаулар да кабул итте. Акъәбигә район башлыгы Айрат Җиһаншинның да котлаулары ирештерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина акъәбигә изге теләкләрен юллап, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк белән сөендерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев