Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Иске Әнәледән Шәһит абый Нәбиуллин газеталар укый, башваткычлар чишә

Иске Әнәле авылында яшәүче Шәһит абый Нәбиуллин бүген дә көр күңел белән, уен-көлкене үз итеп, тормышны яратып, аның бары тик уңай якларын гына күреп яши. Һәр көнне изге дога белән каршылап, изге теләктә йокларга ята. Кадер-хөрмәт тә зур үзенә.

Шәһит абый гомер буе туган авылында хезмәт иткән. Куян да карый, көтү дә көтә. 8 класста укыганда ук кыр эшенә чыга. Бригадир ярдәмчесе, бригадир булып эшли. Колхозда ат җигеп, терлекчелек өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыга.
-Пенсиягә чыккач та хезмәт иткән өчен район башлыгы кулыннан кул сәгате алдым. Тырышлыгымны күрделәр, хөрмәтләделәр. Сәгатемне әле дә тагып йөрим, - ди ул.
Шәһит абый сәхнәне, сәнгатьне үз итеп яшәгән. Бүген дә тик кенә утырырга яратмый. Гел хәрәкәттә ул. Мәчеткә йөри, намазларын калдырмый.
4 ел элек 61 ел иңне-иңгә куеп гомер иткән тормыш иптәше Фәридә апаны югалткан ул. Хәсрәтен дә сабырлык һәм күңел көрлеге белән җиңгән.
-Ходайга мең шөкер итеп яшим. Сәламәтлегем дә әйбәт. Дару эчмим. Караучыларым да күп, ялгызлыгымны сизгәнем юк. Газеталар укыйм, башваткычлар чишәм. Пенсия вакытында килеп тора. Әле махсус хәрби операциядә булган егетләргә дә ярдәм җибәрдем, - ди үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев