Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Иске Йомралыда беренче көнне үк 22 парлы гаилә тавыш биргән

Иске Йомралы сайлау участогында беренче көнне үк 22 гаилә парлап килгән һәм бәйгедә катнашырга теләп, матур итеп фотога да төшкән.

(16 март, “Апастово-информ”).



Иң беренчеләрдән булып Фәнис һәм Рәйхана Гашыйгуллиннар килгән.
“Җиңел аяктан булсын, иң беренче булып тавышыбызны бирдек. Тормышыбыз имин, якты, мул булсын, оныкларыбызны якты киләчәк көтсен дигән теләктә сайладык”, - диләр алар.
55 ел парлы гаилә юлы узган, олыгайган көннәрендә Иске Йомралыга кайтып, авыл тормышын үз итеп яшәүче Фәния һәм Хамис Галиевлар да тавыш бирүне бурычы итеп санады.
“Бүген авылда бәйрәм. Матур җырлар тыңладык. Авылдашларны җылы сәламләдек. Көн саен күрешеп торсак та, сөйләшер сүзләребез күп бит”, - дилә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев