Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Иске Йомралыдан Айгөл Гыйниятуллина: “Кош теле авызда эреп китәрлек була”

Иске Йомралы мәктәбеннән Айгөл Гыйниятуллина аш-суга бик оста. Ул буш вакытларында милли ризыклар пешерергә ярата. Бигрәк тә кош телен оста пешерә.

   “Татар халкы элек-электән аш-суга бик оста булган. Бәйрәм вакытларында төрле милли ризыклар: чәк-чәк, бавырсак, бәлеш, гөбәдияне бик яратып пешергәннәр. Мин үзем аеруча кош телен пешерергә яратам. Бик тәмле килеп чыга. Аларны шулай ук зәвык белән бизәргә дә тырышам. Пешергән ризыкларымны социаль челтәрләрдә урнаштырып барам. Иң беренче пешергән кош теле белән гаиләмне сыйладым. Әниемнән мактау сүзләре ишеткәч тагын да канатланып киттем. Хәзер сыйланган кеше мактамыйча калмый. Бигрәк тә юбилейларга, туйларга, башка гаилә бәйрәмнәренә кош телен бик яратып алалар. “Авызга капкач, эреп китәрлек була”, диләр. Милли ризыклар пешерү - күңелемә ошаган шөгыльләремнең берсе, - дип сөйли Айгөл.
  Айгөл Иске Йомралы мәктәбенең горурлыгы да ул. Быел 10нчы сыйныфны тәмамлый. Мәктәпнең үзидарә президенты булып та тора. Яңа оештырылган “Беренчеләр хәрәкәте”нең актив әгъзасы да. Бишле билгеләренә генә укый. Шуңа күрә төрле фән олимпиадаларында һәм фәнни-гамәли конкурсларда, конференцияләрдә дә катнаша. Район, Татарстан күләмендә үткәрелгән тарих һәм хокук белеме фән олимпиадаларында беренче һәм призлы урыннарга лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев