Карабай авылында яшәүче Миңнекафия әби Әхмәдуллина Ил башлыгының котлавын алды
Миңнекафия әби Әхмәдуллина 95 яшьлеген каршылады.
(5 декабрь, “Апастово-информ”).
Акъәбине котлап, авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов, авыл клубы мөдире Наилә Гыйззәтуллина Ил башлыгының Котлавын, район башлыгының Котлау открыткасын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
“Яшьлеге авыр сугыш еллары белән бәйләнеп, шактый нужалар аша узса да, Кафия әби михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышына кадәр килеп җиткән хөрмәтле тыл ветераннарының берсе ул. 95 яшькә кадәр гомер һәркемгә бирелми, юбилярыбыз һәр туган таңын изге догада каршылап, тыныч картлыгының рәхәтен күреп яши”, - дип сөйли авыл клубы мөдире Наилә Гыйззәтуллина.
Кафия әби тормыш иптәше Хәлим абый белән 64 ел тигез, тату гомер итәләр. Гомер юлларында бик күп авырлыклар кичерсәләр дә, сабыр булып калганнар. Бүгенге көндә дә өлкәннәр балаларының, оныкларының игелеген күреп, тормышка шөкер итеп яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев