Казанда якташыбыз Рафис Гаптелганиевнең иҗат кичәсе узды
Казанның Сәйдәш мәдәният үзәгендә күп җырлар һәм шигырьләр авторы, Олы Болгаер егете Рафис Гаптелганиевнең иҗат кичәсе үтте. Ул Апас районы мәдәнияте көне кысаларында оештырылды.
(28 сентябрь, “Апастово-информ”).
Фойеда гамәли кулланма сәнгать һәм һөнәрчеләрнең күргәзмәләре эшләде. Биредә үк хәйрия аукционы узды.
Залда авторның гаиләсе, якыннары, дуслары, классташлары, хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары урын алды. Сәхнәдән исә Рафис Гаптелганиевнең бары тик үз җырлары агылды, алып баручылар аның шигырьләрен укыды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев тәбрик итеп, зур уңышлар теләде.
Иҗат кичәсе турында тулырак – алдагы язмаларда. Яңалыкларны күзәтеп барырга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев