Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Кече Болгаер китапханәсендә кышны озаттылар

Кече Болгаер авыл китапханәсе Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте.

(26 март, “Апастово-информ”).



“Элеккеге гадәт буенча ул көн белән төн тигезләшкән мәлдә бәйрәм ителә. Бу бәйрәмне бигшрәк тә балалар үз итә. Чөнки, кояш җылы нурларын сибә, хәтта кары да күзләрне иркәләп тора. Күңел гел урамга тартыла. Бу бәйрәм дә урамда үткәрелде. Балалар үзләрен әлеге бәйрәмдә төрле кызыклы уеннарда сынап карады. Нәүрүзнең ничек бәйрәм ителү тарихына тукталдылар. Сынамышлар хакында табышмакларга җаваплар бирделәр. Барысы да матур теләкләр теләштеләр. Соңыннан, пылау, кайнар коймак белән сыйландылар”, - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.
Нәүрүз бәйрәме хәрәкәтле уеннарга, җыр-моңга да бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев