“Кояшкай”да үз эшләренең осталары эшли
27 сентябрь – тәрбиячеләр көне. Әлеге һөнәр ияләре, балачак иленең иң кадерле кешесе булып, барыбызның да күңел түрендә яшидер, мөгаен.
(27 сентябрь, “Апастово-информ”).
Апасның “Кояшкай” балалар бакчасында да үз эшләренең чын осталары хезмәт итә. Быел алар эшкә аеруча да шатланып бара. Чөнки, биредә матурлык, чисталык, уңайлылык һәм, әлбәттә инде, яраткан балалары каршы ала.
Гөлфируз апа Фәхретдинова “Кояшкай”га эшкә моннан 39 ел элек килә. Шул вакыт эчендә күпме баланы мәктәп сукмагына озатып, инде аларның балаларын, хәтта үзенең оныкларын тәрбияли.
Тәрбияче булып эшләү өчен иң беренче чиратта нәниләрне үз балаңдай якны итү, сабырлык кирәк. Гөлфируз апа да йомшак телле, бала күңеленә ачкыч таба белүче тәрбияче.
“Кояшкай” балалар бакчасы коллективы дус һәм бердәм. Тәҗрибәле хезмәткәрләр янәшәсендә яшьләр дә бар. Ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшли алар.
Рузалия апа Биктаһирова да 38 ел балалар янәшәсендә. Озак еллар Гөлфируз апа белән бер төркемдә эшлиләр. Хәзерге вакытта алар уртанчылар төркемендә йөрүче нәниләрнең яраткан апалары.
Радик Абдуллинның да нәниләр янына килүенә күптән. Ул балаларны җырларга өйрәтә, музыка серләренә өйрәтә, кичәләргә музыкаль бизәлеш бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев