Гомере буе колхоз эшендә тир түккән ул. Дуңгызлар да, кош-кортлар да караган. Тормыш иптәше Һади абый белән дүрт бала тәрбияләп үстергән. Хезмәтендә дә һәрчак алдынгы булган. “Халыклар дуслыгы”, 3нче дәрәҗә “Хезмәт даны” орденнары белән бүләкләнгән. Шулай ук күпсанлы медальләре, Дипломнары да Фәзилә апаның тырыш, фидакарь хезмәтен дәлилләп тора.
-13 ел ат җигеп тә йөрдем. Авыл халкыннан сөт җыю эшендә булдым. 1999нчы елда лаеклы ялга чыктым. Эшемдә һәрчак алдынгылар рәтендә булдым. Макталдым да, данландым да, - дип сөйли ул үзе.
Фәзилә апаның күңеле тулы мәрхәмәт. Ул шулай ук шифалы куллары белән кешеләргә сихәт өләшә. Аяк, куллары чыкканнарны үз урынына утырта, күңел төшенкелеге белән интегүчеләргә ярдәм итә, эчке органнарны дәвалау сәләте дә бар аның.
- Аллага шөкер, Аллаһым миңа саваплы эш йөкләгән. Мин моны шулай кабул итәм һәм һәркемгә ярдәм итәргә тырышам. Файдасы тиючеләр өчен сөенәм. Рәхмәт сүзләрен, җылы теләкләрен ишетеп яшим, - ди ул.
Фәзилә апа бүгенге көндә кызы Дилбәр апа гаиләсе белән яши. Кадере-хасияте зур аның. Илһам килгән саен иҗат дөньясына чума. Иҗат җимешләрен сезгә дә тәкъдим итәбез:
Язмыш
“Язмышлардан узмышлар юк”, - диеп
Гомер тактасына язылган.
Язмышларның узган юллары
Маңгайларга сырлар салдырган.
Узган гомер язмыш сынавы ул,
Сыналган язмышта сынмадым,
Баш имәдем, ятка сер бирмәдем,
Бары йөрәк тавышын тыңладым.
Хәзер инде гомер узып бара
Ташламачы язмыш мине син.
Кире кайтыр идем яшьлегемә
Язмышларга каршы барып мин.
Хатын-кыз бәйрәме
Тышта буран, карыйм тәрәзәдән
Кар-буранлы көндә бик авыр.
Салкын кышта җылы язны көткәч
Буранлы көннәрдә дә бул сабыр.
Булсын әйдә кары-бураны да.
Уйнасыннар җил дә, давыл да.
Челтерәшеп аксын гөрләвекләр
Килеп яусын ләйсән яңгыр да.
Күтәрелә иртән язгы кояш
Бүген “Бәйрәм” ди ул, белегез.
Хатын-кызның нинди олылыгын
Һәм чын гүзәллеген күрегез.
Тәрәзә төбендә гөлем
Чәчәк ата язларын.
Язын киләм чәчәк булып
Су сибәрмен, назлармын.
Яратамын чәчкәләрнең
Алын, гөлен, сарысын.
Җыеп бирер идем сиңа
Нинди гөл бар – барысын.
Сагынсам тюльпанга карыйм
Тюльпан ярата идең.
Чәчәкләргә карап язын
Кайгың тарата идең.
Ал бакчага чыктым, кар астыннан
Чыгып килә каен җиләге.
Яшәргәннәр инде яфраклары
Җылынганын көтеп көннәрнең.
Никтер бу яз салкынчарак тора
Яз ашыкмый килеп җитәргә.
Ак каен да әле бөреләнмәгән
Иртәрәк дип күлмәк кияргә.
Ә тюльпаннар инде ярау алган
Нәргисләр дә башын чыгарган.
Умырзая уттай чәчәкләрен
Кояшка каратып елмайган.
Кояш җылысына арка куеп
Карт песи дә ята кыекта.
Барча җиһан яшәрергә көтә
Энергия алып кояштан.
Уйларымда кайтам яшьлеккә
Уйларымның юк һич иге-чиге
Уй-йомгакның очы чуалган.
Яшьлектәге шук һәм шаян хисләр
Үткәннәрдә калып югалган.
Эзләп барам гомер йомгагының
Тапмаммы, дип һич юк бер очын.
Язмыш сынауларын узган чакта
Белә алмыйм, кайда ялгыштым.
Югалтулар һәм табулар белән
Үтеп киткән яшьлек елларым.
Кайта алмыйм кабат яшьлегемә
Кайтып килә бары уйларым.
Моңлы шагыйрь таңда шигырь яза
Ак кәгазьгә тезә хисләрен.
Палач балтасының авырлыгын
Сизеләдер аның йөрәге.
Иптәшләре белән бәхилләшеп
Сер бирмәскә кат-кат киңәшеп.
Кайта алсагыз илгә, тапшырырсыз диеп
Язмаларын йөрде өләшеп.
Арасында булды каршы килеп
“Син сатлык” диеп әйтүчеләре.
Яныннан узганда кырын карап
Канына тоз салып китүчеләре.
Биершмәде шагыйрь, аның җаны
Тугры иде туган иленә.
Һәм аңлады хаклык җиңәчәген,
Азатлык киләчәген җиренә.
Гомере кыска булды, моңлы шагыйрь
Күрә алмады җиңү көннәрен.
Үзе кайтмаса да туган якка
Кайтты барлык йөрәк хисләре.
Ватандашлар кырын караса да,
Бик үз итте немец әсире.
Үз гомерен куеп куркыныч астына
Дәфтәрләрен аның яшерде.
Һәм кайтарды күпме еллар узгач
Милләткә бик кыйммәт нәрсәне.
Шигырьләре белән Муса кайтты
Сөендереп барлык халыкны.
Кыр казлары оча каңгылдашып
Санасагыз – алар
Колгына авылында яшәүче Фәзилә апа Гыйсмәтуллина : “Кешеләргә файда китерүемә куанып яшим”
Колгына авылында яшәүче Фәзилә апа Гыйсмәтуллина редакциябезгә бер кочак шигырь бәйләмнәре алып килгән. Күңелендә булган хисләрен ул шигырь юлларына сала, шатлыгы булса да, борчуы туса да иҗаты аша белдерә.
(30 ноябрь, «Апастово-информ»)
тарала.
Сагынып кайта алар туган якны
Чыгарырга диеп балалар.
Санамагыз гүзәл кыр казларны
Өзелмәсен рәт чылбыры.
Таралмасын алар кайсы кая
Өзелмәсен ыру тамыры.
Тезелешеп зәңгәр һаваларда
Чылбырдагы җептәй тезелеп.
Тиздән кайтыр инде каңгылдашып
Кыр казлары күлне сагынып.
Күзем алмый карыйм һаваларга
Кыр казларын көтәм зарыгып.
Каршы алам, озатып калам һаман,
Тозлы күз яшемә буылып.
Никтер моңсуланам һавалардан
Каңгылдашып казлар очканда.
“Кайтыгыз” диеп тагын теләп калам
Һәм җыр язам эчем пошканга.
Ала карга оя корган
Каен башына.
Оясы чайкала җилдә
Яңгыр астында.
Түзә, чыгара балалар
Ачык һавада.
Канат астында җылыта
Алар алмашлап.
Ата карга оя саклый
Ялт-йолт карана.
Ана карга азык ташый
Ике балага.
Бәбкә, чеби һәм кондызлар
Тотып кайтара,
Тавык-чебеш ояларын
Урлап актара.
Ни эләксә, шуны урлый
Карак ул карга.
Нәсел калдырырга тели
Хәтта алар да.
Туган телем – татар теле
Туган илем – татар иле.
Әти-әни, әби-бабаларым
Аралашкан изге телем.
Татар булып тудым мин дөньяга
Һәм яшимен татар илендә.
Туган илем минем – Татарстан
Россиянең гүзәл җирендә.
Татар теле – гаҗәеп моңлы ул,
Татар халкы – бөек халык ул
Телем миңа һәрвакытта да
Алга барыр өчен ача юл.
Ана телен мактап бөек Тукай
Җырга салган туган тел көен.
Муса язган үз туган телендә
Фашист тоткынында шигырен.
Сөембикә, Кол Галиләр теле
Гомер буе килгән сакланып.
Җиде бабам аша килгән телем
Шуңа күрә яшим шатланып.
Туган илне, туган телне саклау -
Изге бурыч Аллаһ каршында.
Ислам динен, туган телен яклап
Һәлак булган күпме батырлар.
Баш иям мин сиңа Ана телем,
Горурланам татар булганга.
Яшик әле, дуслар, гел шатланып
Һәр яңа көн җирдә туганга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев